ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
26 Ноября 2025, 04:50

Барлык уңайлыклар булдырылган

17 ноябрьдә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин видеобәйләнеш режимында Бакалы һәм Дуван районнарында заманча модульле кадрлар үзәге эшчәнлегенә старт бирде.

Барлык уңайлыклар булдырылганБарлык уңайлыклар булдырылган
Барлык уңайлыклар булдырылган

 Әлеге үзәкләр “Кадрлар” гомумдәүләт проектының халык мәшгульлеге хезмәте челтәрен комплекслы яңарту буенча федераль программасы чикләрендә төзелде. Башкортстан бу күләмле проектка 2019 елда кушылды һәм шушы еллар дәвамында төбәккә бу максатта 468 млн. сум күләмендә федераль ярдәм юнәлтелде. Янә 441 млн. республика бюджетыннан бүленде. Әлеге вакытка республикада алда язып үтелгән программа чикләрендә яңартылган 51 “Русиядә эш” кадрлар үзәге халыкка хезмәт күрсәтә. Шушы яңалык тормышка ашырылу нәтиҗәсендә 2021 елдан башлап эшкә урнаштыру вакыты 33,5 процентка (142 көннән 94,5 көнгә кадәр) кыскарды. Ә хезмәт урыны таба алмау сәбәпле, эшсез тору вакыты 42,5 процентка азайды.
Үз чыгышында Дмитрий Платыгин алда язып үтелгән күрсәткечләр буенча республика Русиянең алдынгы төбәкләре арасында булуын билгеләде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегенә тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, кадрлар үзәкләренең республика халкы өчен мөһим булуын билгеләде. “Федераль министрлыктан ярдәм булганда эшләве җиңелрәк. Без берьюлы ике үзәкнең эшли башлавына бик шатбыз. Алар заманча итеп төзелгән, биналарда яхшы ремонт эшләнгән һәм эш эзләүчеләргә хезмәт урынын тапканга кадәр ярдәм итеп, озатып баруның комплекслы системасы булдырылган. Бу бик яхшы. Мин үзәкләр хезмәткәрләренә уңышлар телим!” – диде Радий Фәрит улы.
Безнең Чакмагыш районында капиталь ремонттан соң яңартылган “Русиядә эш” кадрлар үзәге агымдагы елның март ае ахырында ачылды. Биредәге төзекләндерү эшләре гомумдәүләт “Демография” проектының “Мәшгульлеккә ярдәм” программасы чикләрендә башкарылды. Заманча ремонт эшләнгәннән соң Үзәк бүлмәләре якты, җылы, бирегә барлык инженерлык коммуникацияләре ялганган, бина бердәм фирма стилендә бизәлгән. Яңа мебель, җиһаз-техника, электрон чират, уңайлы мохит – болар барысы да район халкы һәм биредәге хезмәткәрләр уңайлыгы өчен булдырылган. Үзәкнең Айдар Гали улы Зәйнетдинов җитәкчелек иткән коллективы хезмәткәрләре белемнәрен яңарту буенча укулар үткән һәм һәр эш эзләп мөрәҗәгать итүче клиентка шәхси ярдәм итү юнәлешендә эшлиләр. Үзәк бинасының да, алып барылган эш принципларының да яңартылуы төп максатка – мәшгульлек хезмәтенең эшчәнлеген мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк һәм эш эзләүчеләргә дә, хезмәт урыннары тәкъдим итүчеләргә дә уңайлырак итүгә юнәлтелә.
Көндәлек хезмәттән тыш, үзәктә район халкына мөмкин кадәр кыскарак вакытта эш урыннарын табарга ярдәм итү өчен даими рәвештә күп төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, 12 ноябрьдә үткән Бердәм консультацияләр көнендә шәхси эш ачу мәсьәләләре турында сүз барды. Чарада Чакмагыштагы “Минем бизнесым” үзәге җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина, үз эшен башларга ниятләүче һәм эш урыны эзләүче райондашлар катнашты. Гөлшат Ренат кызы чарада катнашучыларны үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшкуарлар өчен гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Сөйләшү барышында шулай ук сайлап алынган эшчәнлек юнәлешенең актуальлеге, бизнес-план төзү, шулай ук салымнар һәм отчет-хисап тапшыру мәсәьләләре дә каралды. Мәшгульлек үзәге инспекторы Лилия Әминева чарада катнашкан үз эшен ачарга теләүче гражданнарга үзәктән бер тапкыр алып була торган финанс ярдәмен күрсәтү шартлары турында сөйләп аңлатты. Сөйләшү барышында үзәк клиентлары үзләрен борчыган сорауларга тулы җаваплар алды.
Моннан тыш, күптән түгел кадрлар үзәгендә гражданнарның хезмәт хокукларын яклау буенча консультация көне, “Бердәм Русия белән минем карьерам көне” проекты чикләрендәге хатын-кызлар клубы, шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугирләргә консультация ярдәме күрсәтү өчен “Без бергә. Иминлек һәм бәрәкәт өчен” чаралары, үз бизнесын башлаучылар өчен социаль контракт нигезендәге адреслы ярдәм күрсәтү программасында катнашучы гражданнарга тестлаштыру, “Эш эзләүчеләрөчен карьера остаханәләре” һәм башка чаралар үткән. Ай ахырына кадәр Әниләр көненә багышланган эш урыннарын ярминкәсен һәм өлкән буын кешеләре өчен хезмәт һәм социаль активлыкка Бердәм ярдәм күрсәтү көне чараларын оештырып үткәрү планлаштырылган.

Барлык уңайлыклар булдырылган
Барлык уңайлыклар булдырылган
Барлык уңайлыклар булдырылган
Барлык уңайлыклар булдырылган
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас