ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 ноябрь 2025, 11:15

Зур җиңүгә кечкенә өлеш

Юмаш урта мәктәбе укучылары, укытучылар, ата-аналар һәм битараф булмаган кешеләр МХО да илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләребезгә ярдәм итүдә үз өлешләрен кертә.

Зур җиңүгә кечкенә өлешЗур җиңүгә кечкенә өлеш
Зур җиңүгә кечкенә өлеш


Алар бердәмләшеп маскировка челтәрләре үрәләр. Маскировка челтәрен үрү техникасы катлаулы түгел, ләкин күп көч таләп итә. Мондый ятьмәләрнең хәрбиләргә дошман күзләреннән техниканы, инженерлык корылмаларын һәм хәрбиләрнең үзләренең яшеренү урыннарын капларга ярдәм итә.
Маскировка челтәрен үрүчеләр аларның кемнеңдер тормышын саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышана. Аның һәр ячейкасы игелек һәм мәхәббәттән үрелә, шуңа күрә мондый саклану теләсә кайсы бронежилеттан да ышанычлырак!
Митрә-Әюп авыл клубында да маскировка челтәрләрен үрү белән шулай ук актив кешеләр һәм волонтерлар шөгыльләнә. Аларга бу юлы авыл яшьләре дә кушылган. Кыскасы, барысы да бергә игелекле эш башкара, зур җиңүгә кечкенә өлеш кертә!

Зур җиңүгә кечкенә өлеш
Зур җиңүгә кечкенә өлеш
Зур җиңүгә кечкенә өлеш
Зур җиңүгә кечкенә өлеш
Зур җиңүгә кечкенә өлеш
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас