ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 декабрь 2025, 11:20

Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе

Район кулланучылар җәмгыятенең "Чакмагыш-икмәк" оешмасы «Ел салым түләүчесе» республика конкурсы Дипломына ия булды. Бүләкләрне Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров тапшырды.

Уртак эшчәнлек нәтиҗәсеУртак эшчәнлек нәтиҗәсе
Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе


Шунысы куанычлы, район предприятиеләре һәм оешмалары ел саен салымнарны тулысынча һәм вакытында түләүне тәэмин итүче җаваплы салым түләүчеләр сафында билгеләп үтелә.
Шулай ук Чакмагыш районы "Русия суы" Бөтенрусия акциясенең төбәк рейтингында беренче урынны алды. Район бу лаеклы бүләккә " Экологик иминлек "илкүләм проектын уңышлы тормышка ашырган, эковолонтерлык хәрәкәтен үстергән һәм су объектлары ярларын чүп-чардан чистартуда актив катнашкан өчен ия булды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Бу җиңү – авыл биләмәләре, оешма-предприятие коллективлары, волонтерлар һәм битараф булмаган халык белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсе.
Котлыйбыз!

Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе
Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе
Уртак эшчәнлек нәтиҗәсе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас