ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 декабрь 2025, 10:05

Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар

Агымдагы атнаның тәүге эш көнендә үк матбагабызны укучы якташларны янә сөендерергә ашыктык. Район көзгесе булган “Игенче” гәзите белән киләсе елга да дуслыгын ныгытып куйган әбүнәчеләребез арасында чираттагы бүләкләр отышын оештырдык.

Гәзитле дә, бүләкле дә булдыларГәзитле дә, бүләкле дә булдылар
Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар

 

Бу юлы да, гадәттәгечә, алты бүләк  уйнатылды. Алар – Чакмагыш авылының Гагарин урамындагы 5нче йорт, 13нче фатир адресы буенча яшәүче А.Дәүләтшина  (тәрилкәләр җыелмасы), В.Галимов урамы, 8нче йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе Р.Шәйдуллина (торт тәрилкәсе), Азатлык урамындагы 67нче йортта гомер итүче И.Гәрәева (су стаканнары җыелмасы), Ленин урамының 2/1нче йортында яшәүче Э.Әхсәнова (кайнатма-кәнфит савытлары җыелмасы), Ленин авылыннан Г.Китапова (тастымал), Тынычлык урамындагы 20нче йортның 12нче фатирында яшәүче Р.Мозафарова  (чәй бокаллары җыелмасы). Бүләкләрне алырга килгәндә  паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын да алып килүегезне үтенәбез. Шулай ук алдагы отышларның бүләкләрен килеп алмаган әбүнәчеләребез дә бар әле. Озакка сузмый, аларны килеп алырсыз дигән ышанычта калабыз.

Ә әлегә нинди дә булса сәбәп белән районыбызда нәшер ителгән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә  язылырга өлгермәгән якташларның моның өчен берничә көн генә вакыт калып бара дип исләренә төшерәбез. “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә тик 13 декабрьгә кадәр генә ташламалы хаклар белән язылып була! Шушы мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, шактый очсызрак хакка матбагаларыбызга язылу турында квитанция тутырып  куярсыз дип ышанабыз.  Ә инде киләсе елның тәүге ярты елына матбугат басмаларына язылу 20 декабрьдә тәмамлана. Вакыт бар әле дип яки башка сәбәпләр белән моңа кадәр язылып өлгерә алмаган әбүнәчеләребезнең гыйнвар аенда: “Гәзит килмәгәч кыен икән”, – дип, редакциябезгә килгән һәм квитанция тутырган очраклары ел саен кабатланып тора. Шуңа да яңа 2026 елда гәзитләребезне тәүге саныннан ук укыр өчен шушы көннәрдә хәстәрлек күрерсез дип уйлыйбыз.

Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар
Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас