

Теге яки бу вакыйганы өйдән чыкмыйча гына телевизор аша күрү уңайлыгына күптән өйрәнеп беттек. Бу тармак хезмәткәрләре чара яңалыкларының асылын бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә. Районыбыз да үзенең телевидениесе булуы белән бәхетле. Район яңалыкларын һәм төрле тапшыруларны Чакмагыш телевидениесе “Сәләм” телеканалы аша эфирга чыгып, бөтен республикага җиткереп тора.
17 декабрьдә урындагы телевидениенең эш башлавына 20 ел тула. Ике дистә дәвамында ул тамашачыларга тугры калып, район халкын урындагы яңалыклар, төрле темаларга багышланган матур тапшырулар белән сөендерүен дәвам итә. Шул уңайдан район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концерты да бик матур һәм зур оешканлык белән узды. Күркәм бәйрәм кичәсендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Сәләм” телеканалы директоры Айгөл Уилдан кызы Әхмәдиева, Чакмагыш телевидениесенең беренче директоры, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълумат хезмәткәре Эльвира Әскать кызы Сөндекова, “Чакмагыш-ТВ” учреждениесе директоры Гөлназ Вил кызы Әхмәтова, урындагы телевидение колективы һәм тамашачылар катнашты.
Бәйрәм кичәсен Чакмагыш телевидениесенең тәҗрибәле хезмәткәрләре – алыштыргысыз алып баручысы, гүзәлләрдән-гүзәл Гөлназ Гафарова һәм үз эшенең остасы, иҗади күңелле, сөйкемле, чын талант иясе Мөнирә Махъянова алып барды.
Бар коллективның да көче, тоткасы – аның тырыш, эшен яратучы хезмәткәрләрендә, минемчә. Чакмагыш телевидениесендә дә хезмәтенә тугры калган, вакыт белән исәпләшмичә, кызыклы идеяләр белән янучы, иҗади күңелле коллектив эшли. Бердәм, тату команда белән Гөлназ Вил кызы Әхмәтова җитәкчелек итә. Телестудиядә һәрчак җанлылык, иҗади мохит хакимлек итә. Видеооператорлар Рим Баянов, Эдуард Каррамов эфир өчен матур кадрлар туплау белән мәшгуль булса, корреспондентлар Гөлназ Гафарова, Гөлзия Ситдикова текстлар язу эшендә. Ирина Галиева, Әлфия Шәкүрова монтажның бөтен нечкәлекләрен белеп, төрледән-төрле сюжет, тапшырулар өчен кирәкле кадрларны җыя, матур видеоороликлар ясый. Исәп-хисап өчен бухгалтер Роза Яһудина җаваплылык тота. Водительдән дә уңган коллектив. Рифгать Латыйпов җыр-моңга да оста, машинасы да һәрвакыт төзек һәм караулы. Мавә Гарипова исә эш урыннарында һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлекне саклый. Биредә һәркем үз эшен белеп, зур җаваплылык тоеп, бөтен күңелен биреп башкара. Иҗади төркем район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калганы юк. Алар бүген дә төбәгебез халкы өчен кызыклы һәм файдалы язмалар әзерли, яңалыклар җиткерә, мәдәни тәрбия эшчәнлеген алып бара.
Бу хакта тулырак – ккиләсе санда.