

Бүген, 9 декабрьдә, Уфада Башкортстан Журналистлары берлегенең XXIV съезды узды. Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай бинасында узган чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашты. Республика Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков оешманың соңгы 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Радий Хәбиров, үз чиратында, барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә югары һөнәри осталык һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде. Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үз чыгышында республика җитәкчелегенә тармакка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан журналистлары союзын актив эшләүчеләрнең берсе дип бәяләде. Республика Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков "Игенче" редакторы Фәнис Фидан улы Әмирхановка Башкортостан республикасы Журналистлар берлеге эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Котлыйбыз!