ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 декабрь 2025, 10:55

Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп

Бүген, 9 декабрьдә, илебездә Ватан Геройлары көне билгеләнә. Бу истәлекле дата Русия Федерациясе календарендә аерым урын алып тора.

Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләпЯкташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп

Русиядә Геройлар көне 2007 елның 28 февралендә гамәлгә кергән “Русиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Федераль Законның 1-1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 22-ФЗ Федераль Законы белән раслана. Русиялеләр өчен бу дата – яу кырларында гомерләрен аямаган, тыныч тормыштагы хезмәттә фидакарьлек күрсәткән ватандашларыбызның батырлыгы алдында хөрмәт белән баш ию, аларга рәхмәт хисләрен җиткерү көне. Бүгенге, илебез яугирләре баш калкытырга омтылган нацизм тарафдарлары белән дәүләтебез бәйсезлеген саклап калу өчен алышкан чорда, бу истәлекле датаның мөһимлеге, аның ни дәрәҗәдә көнүзәк булуы аеруча ачык аныклана һәм кабул ителә. Русия геройлары көне уңаеннан район үзәгенең Җиңү паркында тантаналы чара үтте. Аның барышында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары һәм аларның укытучылары әлеге вакытта Русия бәйсезлеген яклап дошманга каршы алышкан һәм илебез тарихының төрле чорларында үткән канкойгыч алышларда каһарманлык күрсәткән яугирләрнең якты истәлеген хөрмәтләп, мәңгелек ут һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышы яуларындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булган якташларыбыз Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов, Василий Николаев һәм Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның бюстларына чәчкәләр салдылар. Чара барышында каһарман якташларыбызның истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Якташ каһарманнар истәлеген хөрмәтләп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас