

Алай гына да түгел, ташламалы хаклар декадасы көннәрендә дә “Игелекле яздыру” (“Добрая подписка”) акциясе чикләрендә күңеле җитеп, яхшылык эшләргә теләгән һәр кеше башкаларны да район гәзитенә яки республика матбагасына яздырып, хәйриячелек ярдәме күрсәтергә мөмкин. Якташларның мондый игелекле эшкә һәр язылу кампаниясе вакытында кушылуы сөенечле.
Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбен 1993 елда тәмамлаган, хәзер инде тормышта үз урыннарын табып, җаваплы вазыйфаларда хезмәт салган, уңышлы эшчәнлек алып баручы сыйныфташлар – Фәнис Латыйпов, Гүзәл Гыймазова, Илдар Низамов һәм шушы юлларның авторы, берләшеп киңәшләштек тә, махсус операция бурычларын үтәгән яугирләргә рәхмәтле булуыбызны белдереп, аларның гаиләләрен-якыннарын 2026 елның тәүге алты аена районның елъязмасы булган “Игенче” гәзитенә яздырга булдык.
Бу игелекле гамәлгә янә бер сыйныфташыбыз Тимур Бәдретдинов та кушылды. Үзе җитәкчелек иткән “Башкортстанның электр энергиясен сату компаниясе” җәмгыятенең Чакмагыштагы клиент офисы коллективында эшләүче хезмәттәшләре белән бергә алар әлеге вакытта махсус хәрби операция яугире гаиләсе исеменә гәзиткә язылу турында квитанция тутырып тапшырдылар.
Уртак тырышлык белән районнан махсус хәрби операция бурычларын үтәргә киткән, илебез бәйсезлеген яклап һәлак булган һәм әлеге вакытта дәүләтебез сагында торган 10 яугирнең якыннарының йортларына ярты ел дәвамында район яңалыклары килеп торачак. “Игелекле яздыру” акциясе буенча язылган квитанцияләрне почтамтта теркәгәннән соң яугирләрнең гаиләренә җиткерүне Гомумрусия “Ватанны саклаучылар” фондының райондагы социаль координаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясовадан үтендек. Квитанцияләрне тапшырганда аның янында районыбызның яугирләргә иң актив ярдәм итүче волонтерларның берсе – Иске Балак авылында яшәүче Гөлнара Гарәби кызы Галимованы да очраттык. Аның гомер юлдашы, интернационалчы-яугир Ильвир Зиннур улы Галимов махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Аның фидакарьлеге алдында баш иеп, Гөлнара Гарәби кызына актив волонтерлык эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, үзенә атап яздырылган квитанцияне тапшыра алдык.
Бергәләп башкарган шушы игелекле гамәл яугирләрнең якыннарын сөендереп, сыйныфташларыма изгелекләр, башкарган эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге булып әйләнеп кайтсын иде дип телим.