ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 декабрь 2025, 06:35

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп

Җәмгыять тормышының барлык этапларында милли гаилә традицияләрен пропагандалау үсеп килүче буында гаилә мәдәнияте һәм гаилә институты белән кызыксыну  халкыбызның гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

Алтмыш ел иңне-иңгә куепАлтмыш ел иңне-иңгә куеп
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп

Бәшир авыл җирлегендә үрнәкле   һәм соклануга лаеклы гаиләләр күп. Аларны котлау чаралары моны ассызыклау һәм алар белән горурлану өчен яхшы сәбәп булып тора.          Күптән түгел ирле-хатынлы Идрисовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Әлеге күркәм  вакыйга уңаеннан аларга Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән котлау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлфәт Суфиян улы һәм Шәргия Мулламөхәммәт кызы – авылдашлары арасында зур ихтирамга ия кешеләр. Алар гомер буена туган авылыбызда   хезмәт салды. Әлфәт Суфиян улы авыл советында һәм колхозда җитәкче вазифаларын башкарды. Алар икесе дә «сугыш балалары» статусына һәм «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Идрисовлар гаиләсе җитештерүдә намуслы һәм яхшы хезмәтләре өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Юбилярлар хезмәт сөючән кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, кунакчыл һәм яхшы йорт салдылар. Аларга бүләк  тапшырганда Идрисовларның намуслы күршеләр булуы, авылдашларына һәрвакыт эшлекле киңәшләр биреп ярдәм итүләре һәм аларның гаилә тормышы авылның яшь парлары өчен үрнәк булуы аерым билгеләп үтелде.          Хөрмәтле авылдашларыбызны чын күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз.  Озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек телибез. Без Әлфәт Суфия улына һәм Шәргыя Мулламөхәммәт кызына өлгеле хезмәт һәм гаилә тормышы өчен рәхмәтлебез.  

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп
Автор:Мәрьям Смакова
Читайте нас