

Алдагы елда да аның дәвам итәчәген белү белән без анда теләп катнашырга булдык. Шул максаттан халык җыеннарында анда чыгарылачак иң мөһим проблеманы ачыклау башланды. Күптән түгел Иске Бәшир мәдәният йортында авылларыбызның киләчәккә битараф кала алмаган актив кешеләре җыелды. Вакытлыча алып баручы биләмә хакимияте башлыгы Рита Ирек кызы Ситдикова чираттагы тапкыр әлеге программанын максатларын аңлатты, анда җиңеп чыгуга ирешү өчен үтәләсе төп шартларны искә төшерде. Көн үзәгенә иң перспективалы һәм мотлак үтәлергә тиешле проблеманы күтәреп чыгу мәсьәләсе куелды. Җыенда катнашучылар керткән тәкъдимнәр арасында йомгаклау җыелышына чыгарып, аның белән конкурста катнашуга керешү өчен кичектергесез төп мәсьәләне авыл халкының дәррәү хуплавы мөһим. Шул чакта гына без җиңәчәкбез һәм тагын бер проблемабызны уңышлы хәл итәрбез, дип ышанасы килә.