

Ункөнлек кысаларында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе «Кече Ватанның хокукый мәдәнияте» проектын тормышка ашырды. 1-10 декабрьдә республикада гражданнарны кабул итүләр булды. «Бердәм Русия» урындагы иҗтимагый оешмалары халык белән очрашулар уздырды.
Әйтеп үтәргә кирәк, декада 2013 елдан башлап ел саен партия Рәисенең барлык төбәкләрдәге кабул итү бүлмәләрендә үткәрелә һәм партиянең туган көненә багышлана.
Декада кысаларында халыкны кабул итүләр безнең районда да башланды. Иң беренче гражданнарны күчмә кабул итү Калмашбаш авыл биләмәсендә булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Ильмира Рамил кызы Федорова, муниципаль район Советы, социаль фонд, гаилә хезмәте, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге, район үзәк дәваханәсе, Волонтерлар штабы вәкилләре, махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү буенча киңәшче катнашты. Әлеге комиссия берлектә халык мөрәҗәгатьләренә җавап бирде.
“Безнең бурыч – конкрет мәсьәләләрне хәл итү белән генә чикләнмәү. Системалы якын килүне таләп итүче проблемаларны ачыкларга омтылабыз”, – диде “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсенең җаваплы сәркатибе Ильмира Рамил кызы Федорова.
Кабул итүләр торак-коммуналь хуҗалык, социаль ярдәм, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка мөһим темаларга багышланды. Төп игътибарны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарының мәсьәләләренә һәм проблемаларына бирделәр. Пенсия һәм социаль тәэмин итү, табибларга язылу һәм диагностик тикшерүләр, юлларны, төзекләндерү, эшкә урнаштыру, матбугат басмаларын китерү һәм аларга язылу мәсьәләләре актуаль булды.
Барлык сораулар да эшкә алынды, аларның һәрберсе буенча аңлатмалар бирелде, аларны хәл итү өчен киләчәктә эш итү планы билгеләнде.