+22 °С
Яңгыр


Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев “Иң яхшы спорт җитәкчесе"номинациясендә лауреат исемен яулап, "Җиңү Никасы" республика бүләгенә лаек булды!
Шушы көннәрдә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайда физкультура-спорт чараларын нәтиҗәле оештырган һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен спорт идарәчеләрен бүләкләү һәм Рәхмәт хатлары тапшыру булды.
Район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев бигрәк тә хоккей, волейбол, җиңел атлетика, велоспорны үз итә. Ул бу мактаулы исемгә инде икенче тапкыр ирешә. Аны котлыйбыз, киләчәктә дә яңа уңышлар телибез, район спорты алдагы елларда да чәчәк атсын һәм үсеш алсын!