ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 декабрь 2025, 06:55

Яңа ел очрашуы узды

Район үзәк биләмәара китапханәсендә районыбызның инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашлыгында яңа ел очрашуы узды.

Яңа ел очрашуы уздыЯңа ел очрашуы узды
Яңа ел очрашуы узды

Чара иң тылсымлы, гаилә бәйрәменә – Яңа елга багышланган иде. Котлаулар белән Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Дүртөйле җирле бүлекчәсе рәисе Гөлнара Шәйхетдинова һәм район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Юлия Хәкимова чыгыш ясадылар. Алар барысына да күтәренке рух, бәйрәм кәефе теләделәр. «Могҗизалар яланы» яңа ел уены анда катнашучыларның бәйрәм рухын күтәрде. Чара барышында алар, яңа ел бәйрәме, традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белеп, барлык сорауларга да тиз арада җаваплар таптылар. Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы булды. Һәммәсе дә зур   кызыксынучанлык, интеллектуаль осталык күрсәттеләр. Ретро стилендәге Яңа ел фотозонасы, матур  иллюстратив-китап  күргәзмәсе һәм чагу бизәлгән чыршы җәмгыять әгъзаларында яңа ел әкияте һәм могҗизасы бүләк итте. Чара дәвамында биредә күтәренке кәеф һәм бәйрәм мохите хокем сөрде. Әлеге җылы очрашу – яңа ел кәефенең зур башлангычы, дип төгәл әйтергә була.  

Яңа ел очрашуы узды
Яңа ел очрашуы узды
Яңа ел очрашуы узды
Яңа ел очрашуы узды
Яңа ел очрашуы узды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас