Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш, Дүртөйле, Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил Исәнбирдин, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты. Дин әһелләре чара башында гадәттәгечә райондашларыбыз иминлегенә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан яугир-якташларыбызның исәнлегенә, аларның тиз арада туган якларына әйләнеп кайтулары хөрмәтенә дога кылдылар. Реканс Фәнил улы Ямалеев дин әһелләре каршында чыгыш ясап, аларның эшчәнлегенә уңай бәһа бирде. “Шунысы куанычлы, безнең мәчетләр үсә, төзекләндерелә, имамнар һәм мәхәллә әгъзалары саны елдан-ел арта. Ташкалмаш, Яңа Калмаш авылларында мәчетләр ачтык, үзәк мәчетебезнең 15-еллыгын үткәреп җибәрдек. Урыннарда динне үстерү буенча актив эшчәнлек һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү эше алып барыла. Дин әһелләренә конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлешләре, традицион кыйммәтләрне үстерүләре һәм мөселман бәйрәмнәрен үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүегез, яугирләрнең туганнарына әхлакый һәм рухи ярдәм күрсәтүегез өчен аеруча рәхмәт”, – диде ул. Актив эшчәнленлекләре өчен Реканс Фәнил улы районыбызны барлык дин кардәшләргә рәхмәт белдереп, Ташкалмаш авылы мәчете имам-хатыйбы Фуркать Әмирхан улы Хәйдәров, Аблай авылы мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Рәшит улы Нурисламов, Иске Биккенә авылы имам-хатыйбы Динар Тимерхан улы Әсәдуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Имам-ахунд Рамил Исәнбирдин да яхшы дини эшчәнлекләре өчен берничә авыл имамына Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл имамнарына шулай ук районыбыз мөхтәсибәтенең дә Рәхмәт хатлары бирелде. Чара барышында район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев презентация ярдәмендә быел башкарылган эшчәнлек белән таныштырып, хисап тотты. Җыелыш ахырында төрле сораулар буенча фикер алышынды, җыелыш барышында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.