ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 декабрь 2025, 11:25

Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар

Бүген район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен әлеге чара Яңа ел алдыннан зарыгып көтеп ала торган тантаналардан санала.

Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдыларРайон башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар


         Бу көнне бирегә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең балалары, гаилә әгъзалары чакырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәммәсен дә җитеп килгән Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде, бүләкләр таратты.
         Артабан чара Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафынна әзерләнгән матур Яңа ел тамашасы белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларга Кыш бабай, Карсылу һәм башка төрле  әкият геройлары катнашлыгында матур тамаша тәкъдим ителде.  
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.
Илсөяр Гайсина.

Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Район башлыгының чыршы бәйрәмендә булдылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас