Яңа ел бәйрәме алдыннан районда яшәүчеләр өчен тормышыбызның уңайлылыгын арттыручы янә бер объект – заманча автозаправкалау станциясе ачылды. "MGas" дип исемләнгән бу станция Чакмагышның нәкъ уртасында урнашкан. Һәм ул чираттагы юл буе хезмәтләндерүе объекты гына түгел, райондашларны яңа эш урыннары белән тәэмин итүче, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен уңайлылык тудыручы урын да.
Тәүдә район хакимиятендә үткән “Эшкуарлык сәгатендә” тикшерелеп, хуплау тапкан бу проектны тормышка ашыручы – якташыбыз, Имәнлекул төбәгендә туып үскән уңышлы эшкуар Марат Мидхәт улы Исаев. Шушы өлкәдә эшчәнлек барышында бай тәҗрибә туплаган якташыбыз район биләмәсендә инде дүртенче проектын тормышка ашыра.
Яңа объектны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хакимиятнең икътисад һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы Римма Рим кызы Рәхимова, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, район үзәгенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Яңа объект тантаналы ачылганнан соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясап, мондый объектларның олы юлларда гына түгел, торак пунктлар үзәгендә дә булуының мөһимлеген, биредә яңа эш урыннары булдырылуын билгәләп, артабангы эшчәнлекләрендә уңышлар теләде. Автозаправкалау пункты җитәкчесе Марат Мидхәт улы Исаев үз чыгышында башкарылган эшләр һәм киләчәккә билгеләнгән максатлары белән таныштырды. Яңа АЗСта автомобильләргә “Башнефть” оешмасы тарафыннан республикада җитештерелгән сыйфатлы бензин һәм дизель ягулыгын салып була. Киләчәктә “Лукойл” компаниясе нефть продуктлары, шулай ук газ ягулыгы колонкаларын булдыру да планлаштырыла. Шулай ук водительләр һәм пассажирлар өчен биредә тамак ялгап алу мөмкинлеге дә бар. Чакмагышлылар һәм район кунаклары яңа ягулык салу урынын тиешенчә бәһаларлар дип уйлыйбыз.
Яңа АЗС ачылган мизгелләрдә ук биредә тәүге клиентлар да хезмәтләндерелде. Иң беренчеләрдән булып биредә машиналарына бензин салган, АЗСның эшчәнлген ачып җибәргән якташыбызга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.