ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 декабрь 2025, 10:05

Хәвефсезлек – иң мөһиме

Үзйөрешле машиналардан һәм башка шундый техника төрләреннән файдалану бары шында кешеләр гомеренә һәм сәламәтлекләренә, әйләнә-тирә мохиткә зыян килү ихтималлы гына юл куймау максатында һәм 2021 елның 31 июлендә 248-ФЗ саны белән кабул ител гән “Русия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында”гы Федераль законның 10нчы бүлеге положениеләрен тормышка ашыра барып, Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналарың һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт комитеты рәисе агымдагы елның 19-29 декабрь көннәрендә юлсыз җирләрдән дә үтә алучы үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар, шул исәптән мототехника, каргизгечләрдән һәр кардан тазарту техникасыннан хәвефсез файдалану ункөнлеге үткәрү турындагы ТК 10-193 санлы боерыкка кул куйды.

Хәвефсезлек – иң мөһимеХәвефсезлек – иң мөһиме
Хәвефсезлек – иң мөһиме

 Аның барышында үткәрелүче чараларның эффектлылыгына ирешү өчен комитетның структуралы подразделениеләренең баш дәүләт инженер-инспекторларына киң күләм мәгълүмат чаралары, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының рәсми сайтлары, социаль челтәрләрдәге ресурслар аша әлеге чараның максатлары һәм бурычларын аңлату, урыннарга чыгып, профилактик әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрү, Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә чаралар оештырып үткәрү, авыл биләмәләре башлыклары белән бергәләп рәсми теркәлү үтмичә файдаланылучы техника төрләрен ачыклап, аларның ияләренә мондый кагыйдә бозуның нинди хәвеф тудыруын аңлату, кирәк булганда закон таләпләренә ярашлы җаваплылыкка тарттыру бурычлары куела. Боларның һәммәсе дә иминлек тәэмин итү өчен эшләнелә, аңлап каравыгыз һәм эшчәнлегебездә һәрчак ярдәм итеп торуыгыз өчен зур рәхмәт. Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләр генә юллыйм

Автор:Финат СӘетов, дәүләт техник күзәтчелек комитетының баш дәүләт инженер-инспекторы.
Читайте нас