ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 декабрь 2025, 10:50

Гимназия егетләре булдыра!

Шушы көннәрендә Р.Батталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә мас-рестлинг буенча Бөтенрусия ярышлары  үтте.

Гимназия егетләре булдыра!Гимназия егетләре булдыра!
Гимназия егетләре булдыра!

 Анда   егетләр һәм кызлар, ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Чарага илнең төрле төбәкләреннән   көчләрен, чыдамлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтергә әзер булган иң көчле спортчылар җыелды. Чакмагыш   Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче гимназистларның чыгышлары аеруча горурлык уятты. Алар югары әзерлек һәм максатчанлык күрсәтеп, чын мәгънәсендә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Гимназиянең 8А сыйныфы укучысы Аяз Галиев  гаҗәеп көч һәм осталык күрсәтеп, икенче урын   яулады.   8Б сыйныф укучысы Газыйм Йосыпов һәм 10А сыйныф укучысы Самирхан Төхбәтуллин  бронза медальләргә ия булдылар.          Егетләрне һәм аларның тренеры Алмаз Салават улы Ильясовны  лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яда җиңүләр телибез.

Гимназия егетләре булдыра!
Гимназия егетләре булдыра!
Гимназия егетләре булдыра!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас