ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2025, 10:20

Яңа ел алды могҗизалары

25 декабрьдә Чакмагыш Балалар модельле китапханәсе коллективы «Изгелек территориясе»  оешмасы һәм «Йөрәк нәрсә турында сыкрана» хәйрия фондының халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яңа ел алды  могҗизалары» дип исемләнгән Яңа ел чарасы оештырды.

Яңа ел алды  могҗизаларыЯңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды могҗизалары


         Бу көнне чарада катнашучылар Яңа ел бәйрәме мохитенә чумдылар. Кыш Бабайны кайтару  өчен алар Убырлы Карчыкның табышмакларын чиштеләр, Дюдюка Барбидокская белән җырлар башкардылар һәм Карлсон белән бергәләп биеделәр. Кыш бабай белән Карсылуның бирегә килүе   балаларның күңелендә зур шатлык һәм сөенеч хисләре уятты. Яңа ел бәйрәменең төп геройлары  һәммәсен дә якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм чыршының утларын кабыздылар. Кызлар һәм малайлар шигырьләр сөйләделәр, бик теләп күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.
         Чакмагыш биләмәара китапханәләр челтәре директоры Алсу Радик кызы Гәрәева  чарада катнашучыларга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә җылысы һәм якынлашып килүче 2026 елда барлык изге башлангычларының тормышка ашуын теләп, тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
         Тамаша ахырында һәр катнашучыга татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дәвамында балаларның бәхетле йөзләрен күрүдән зуррак  сөенеч булмагандыр, мөгаен. Яңа ел чарасында тупланган уңай хис-кичерешләр аларның күңелендә 2026 ел  буена җитәрлек якты истәлекләр, онытылмаслык тәэссоратлар   булып сакланыр.
 
Илсөяр Гайсина.

Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды  могҗизалары
Яңа ел алды могҗизалары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас