ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 декабрь 2025, 04:35

Яңа елны ничек хәвефсез үткәрергә

Яңа ел төне фаҗигагә әйләнмәсен өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез  

Яңа елны ничек хәвефсез үткәрергәЯңа елны ничек хәвефсез үткәрергә
Яңа елны ничек хәвефсез үткәрергә

   Дөрес салют 1. Фейерверкларны махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз. Товарга куллану буенча инструкция һәм яраклылык срогы бирелүенә инаныгыз.   2. Савытын тикшерегез. Ул бербөтен, зарарсыз, дымлы җирләрсез булырга тиеш. 3. Салют кеше күп булган урыннардан, агачлардан, электр линияләреннән, автомобильләрдән һәм торак йортлардан еракта   җибәрелергә тиеш. 4. Ут төрткәндә фитильгә иелмәгез һәм салютны кулыгызда тотып эшләтмәгез. 5. Әгәр җайланма эшләмәсә, аның янына килгәнче 10 минут көтегез. Аннары атылмаган фейерверкны сулы чиләккә салыгыз, аны анда бер тәүлеккә калдырыгыз, шуннан соң гына чүп контейнерына ташларга мөмкин.   Бик мөһим: пиротехниканы олы һәм аек кеше генә эшләтеп җибәрергә тиеш!   Чыршы – янма!   1.      Яңа ел чыршысын бизәгәндә сәнәгатьтә җитештерелгән гирляндалардан гына файдаланыгыз. Гирлянданың төзек булмавының кечкенә генә билгеләре булса да, аны ашыгыч рәвештә сүндерегез. 2.       Бәйрәм агачы идәндә ныклы торырга тиеш. Бүлмәдән чыгу юлын чыршы белән капламагыз. 3.       Чыршыны җылыту приборлары янына урнаштырмагыз. 4.       Чыршы янында бенгаль утларын кабызмагыз. 5.      Гирлянданы караучысыз калдырмагыз.   Өшемәгез 1. Һава торышы фаразын карагыз. Әгәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уңайсыз шартлар турында кисәткән булса, шәһәр читенә баруны планлаштырмагыз (Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм 112 нче кушымталардан файдаланыгыз). 2. Күп катлы кием, җылы перчатка-бияләйләр, оекбашлар сайлагыз, һичшиксез башлык киегез. 3. Салкында алкогольле эчемлекләр эчмәгез. Алкоголь җылылык иллюзиясен генә тудыра. 4. Тышта йөргәндә кайнар чәй белән термос алыгыз. Әгәр туңган булсагыз, активрак хәрәкәт итегез яки теләсә кайсы җылы бүлмәгә керегез.   Илсөяр Гайсина әзерләде.   Фото: Илдар Гайсин.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас