

Тайняш авыл биләмәсе хакимияте дә 2016 елдан Җирле инициативаларны хуплау программасында актив катнашып килә. Шушы елларда әлеге программа чикләрендә биредә балалар мәйданчыгы урнаштырылды, трактор сатып алынды, урта мәктәпнең тәрәзә кысалары, түбәсе алыштырылды, территориясенә брусчатка җәелде, урам юллары каралды, су туплау башнясы алыштырылды, паркка балалар мәйданчыгы, спорт инвентарьләре урнаштырылды. 2025 елда Иске Балак авылында урамның суүткәргеч торбалары алыштырылды. Бүгенге көндә киләсе 2026 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау буенча җитди эшчәнлек алып барыла. Шул уңайдан авыл Советы активы җыелышлар үткәрде, халык фикерен белү, ачыклау буенча фикер алышулар оештырылды, шулай ук башлангыч җыелышлар үткәрелде. Чара барышында авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков конкурс нигезендә сайлап алу таләпләре турында сөйләде һәм 2026 елда да катнашу өчен эшләү алгоритмы белән таныштырды. Авыл халкы бертавыштан җирле инициативаларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын сайлап алу конкурсында катнашырга теләк белдерде. Җирле инициативаларны хуплау программасының йомгаклау җыелышында Тайняш авылының Базы урамын асфальтлау проекты тәкъдим ителде. Чарада 10 кешедән торган инициатива төркеме сайланды. Берничә ел дәвамында әлеге программа нигезендә авыллардагы социаль объектларны төзекләндерү, аларның йөзен үзгәртү-яңарту буенча көнүзәк проблемалар хәл ителеп, уңай чишелеш таба. Тайняшлыларның бу максатлары да уңышлы тормышка ашар, дигән ышанычта калабыз.