ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
29 Декабря 2025, 04:25

Утлы Ат елын ничек каршы алырга?

Гадәти тормышта төрле юрау-билгеләргә ышанмасакта, кием, аның төсе, тегелеше кәефебезгә йогынты ясап, үз үзебезгә ышанычны арттырга булышлык итүен беркем дә инкарь итмәс, мөгаен.

Утлы Ат елын ничек каршы алырга?Утлы Ат елын ничек каршы алырга?
Утлы Ат елын ничек каршы алырга?

Яңа ел төнендә “уңыш дул кыны”на эләгеп, ел дәвамына уңай кичерешләргә “көйләнеп” куярга мөмкин. Юкка гына Яңа елны ничек каршы алсаң, елны шулай үткәрерсең, дип әйт миләрдер, мөгаен. Озакламый без Утлы Ат елын каршы алачакбыз, дип фаразлый Кытай йолдызнамәсе. Ул – чагу, энергияле, хәрәкәт һәм иркенлекне яратучы символ. Вакытлыча гына буласа да тыйнаклыкны онытып торып, төрле тәҗрибәләр эшләргә курыкмагыз. Яңа ел төнен каршы алыр өчен ачык кызыл төстәге кием хәстәрләп куйсагыз, уңарсыз, аларда ялтыравык һәм ефәк тукымалар да кулланылса, тагын да яхшырак. Сезнең тышкы кыя фәтегездән үз-үзегезгә ышаныч бөркелеп торырга тиеш. Ә инде артык тыйнак булган, кызыл төсле кием кияргә кыенсынган ха тын-кызларга стилистлар яшел төстәге киемнәрне сайларга киңәш итә. Әйе, быел яшел төстә — фаворит, әйдәүче төсләрнең берсе. Ул – ел хуҗасы Ат аерылгысыз булып кушылган табигать төсе. Ир-егетләргә кызыл төстәге бәрхәт пиджак кияргә киңәш ителә. Ә инде мондый кием артык “кычкырып” тора дип исәпләгәндә, кызыл, бордо төсендәге галстук яки яшел төстәге күлмәктә кияргә мөмкин. Быелгы Яңа елны каршы алганда иң урынсыз, туры килмәгән төс – ул кара төс. Экспертлар аңлатуынча, бу төс бәйрәмнең утлы энергиясен киметә, ә бит, аңлавыбызча, Яңа ел кичендә бернинди дә күңел төшү һәм боегу булырга тиеш түгел. Гүзәл затларга макияж буенча берничә киңәш. Кичке образ өчен җете кызыл помада һәм алтынсу төстәге күз кабагы буягыч-теньнәр куллану уңышлы булыр. Бизәүгечләр дә алтын төсендә булып, ялтырап торса, яхшы – бу байлык һәм чәчкә ату символы. Бәйрәмгә йортны бизәгәндә һәм өстәл әзерләгәндә киләсе ел символы булган Ат рәсемсыннарын ешрак куллансагыз да артык булмас. Бу агачтан эшләнгән яки бәйләнгән, кәгазьдән ясалгансыннар, ат рәсеме төшкән өстәл япмасы яки салфеткалар да булырга мөмкин. Өстәлгә шәмнәр кую да аны бизәп, аеруча бәйрәмчә төс кертер. Аларның ялкыны ел символының утлы стихиясен гәүдәләндерер. Тик шәмнәрне яндырганда хәвефсезлек кагыйдәләрен дә онытырга ярамый! Ә гомумән әйткәндә, йортыгызны ничек бизәсәгез дә, ни генә кисәгез дә, үз-үзегез һәм якыннарыгыз белән гармониядә булыгыз. Чөнки безгә уңышны әйберләр түгел, ә йорттагы җылы, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенеч бирә торган мохит һәм һәрчак ярдәмгә әзер, ныклы таяныч булган якын кешеләребез бүләк итә.

Яңа елда Якыннарны ничек шатлндырырга...

Ә инде үзебез якын кешеләребезгә шатлык-сөенеч бүләк итеп, бәйрәм атмосферасын булдыру өчен бик кыйммәтле бүләкләр алу да кирәк түгел, иң мөһиме – алар чын күңелдән булсын. Әйе, вакыт үтү белән бүләк бирешү тәртибе дә үзгәрешләр кичерә. Хәзер алдан ук бүләккә алырга теләгән әйберләр исемлеген (виш-лист) төзү модага керә башлады. Анда кирәк дип саналган барлык әйберләрне дә: канцелярия скрепкасыннан башлап машинага кадәр әйберләрне язарга була. “Мине шатландырырга телисез икән – менә сезгә исемлек, нәрсә алырга икән дип баш ватмагыз. Хәлегездән килгәнен алыгыз...” Бу җайлы, әлбәттә. Әмма дә ләкин Яңа ел бит – туган көн түгел. Ул – үзгә бер бәйрәм кәефе, могҗиза көтү бәйрәме. Шуңа да бу очракта файда китерү, прагматика урынлы түгел. Яңа елда иң мөһиме – якын кешеләргә күңел җылысын, бәйрәм кәефен бүләк итү. Моңа өстәп, этикет буенча Яңа ел бүләгенең кыйммәтле булуы мөһим түгел. Әлеге бәйрәмгә бүләкләрне күп итеп алырга кирәк була, ә бу гаилә бюджеты өчен берникадәр авыррак була. Ә инде бүләкләргә акчаны чамасыз күп тотып, бәйрәмнән соң кыенлык кичерергә телә мәсәгез, тапшырасы бүләкләр исемлеген алдан ук төзеп куярга була. Болай иткәндә сез беркемне дә онытмассыз һәм гаилә бюджетына да авырлык китермәссез. Бүләк тапшырырга теләгән кешенең мавыгуларын белгәндә җиңелрәк инде, әлбәттә. Әмма инде ни тапшырырга белмәгән дә, берәр кап яхшы шоколад, матур чыршы уенчыгы, Яңа ел открыткасы бүләк итәргә дә мөмкин. Ә инде үзегез бүләк кабул иткәндә, мотлак рәвештә аны тапшыручыга игътибары өчен рәхмәт әйтергә онытмагыз. Һәм сез мотлак рәвештә җавап итеп, аңа үзегез дә бүләк тапшырырга тиешмен, дип уйламагыз. Бүләкләрне күңел кушуы буенча гына тапшырып булуын онытмагыз.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас