ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 декабрь 2025, 15:10

Алар – туган ягыбыз горурлыгы

Яңа ел бәйрәме алдыннан Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә республика күләмендә оештырылган “Үрнәкле башкорт гаиләсе” конкурсының муниципаль этабы финалы үтте.

Алар – туган ягыбыз горурлыгыАлар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы

Бу конкурс өч этапта үтә. Анда катнашучылар “Гаилә иҗаты”, “Гаилә эш-шөгыле”, “Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре” дигән өч төп номинация һәм “Махсус хәрби операция герое гаиләсе”, “Күпбалалы башкорт гаиләсе” дип исемләнгән ике махсус номинация буенча билгеләнә. Республика конкурсының райондагы этабын йомгаклау чарасында җирлегебезнең актив һәм иҗади, балаларын өлкәннәргә хөрмәт һәм үзара ярдәм, ихтирам мохитендә тәрбияләүче өлгеле гаиләләр әгъзалары катнашты. Алар – Яңа Балтач авыл биләмәсеннән Бакировлар, Рапат авыл биләмәсеннән Вахитовлар, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимиятеннән Нурисламовлар һәм Нәфыйковлар, Чакмагыштан Галиевлар, Дәүләтшиннар. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм гаиләләрнең һәркайсы турында җылы сүзләр әйтеп, теләкләр җиткереп, муниципаль этап һәм төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырды. Муниципаль этапта җиңүче дип билгеләнгән, районыбызның иң өлгеле гаиләләренең берсе булып танылган Гүзәлия һәм Борис Галиевларның гаиләсе районыбыз данын республика этабында яклаячак. Бу гаиләләр районыбыз авылларында күркәм тормыш алып баралар, якташлары арасында тырышлыклары, уңганлыклары белән абруй яулаганнар. Аларның йортында якыннар турында хәстәрлек күрү, татулык һәм бердәмлек төп рухи кыйммәт булып тора. Үзләре белән таныштырганда алар үз гаиләләрендә яшәгән күркәм милли традицияләр, бергәләп башкарган эшләре, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр, балалар тәрбияләү өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Муниципаль этапның жюри әгъзалары аларның һәркайсына ихлас теләкләр җиткереп, яңа 2026 елда да уңышлар теләделәр. Чара җылы, күркәм атмосферада үтте һәм Яңа ел бәйрәме алдыннан күтәренке кәеф бүләк итте, аны бәйгедә катнашкан Нәфыйковлар гаиләсенең һәм Сыйрышбаш авылы китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Сәлихованың музыкаль чыгышлары бизәде. Милли традцияләрне саклап, аларны балаларына да тапшырып, күркәм тәрбия биргән бу гаиләләр – районыбызның даны, лаеклы киләчәге. Мондый үрнәкле якташларыбыз районыбызда күп булып, аны тагын да күркәмләндереп яшәсен дигән теләктәбез.

Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Алар – туган ягыбыз горурлыгы
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас