

Авыллардагы мәдәният йортларында, боз шәһәрчекләрен дә күңелле тамашалар белән хозурланып, дус-танышлар, коллегалар белән аралашып, бер береңә изге теләкләр юллап, берничә сәгатьтән инде Яңа елда тагын очрашулар юрап җылы йорт-фатирларда мул табыннар артында Кремль курантлары чыңы астында өр-яңа туып килүче елны каршыларга таралашып беткәннән соңда аерым кешеләр аяк астында җемелдәгән көпшәк карлар өстеннән талгын гына атлап, балачакта гыдай тылсымлы могҗизалы тамаша күрергә ниятләп, урамда йөрүләрен дәвам итәләр әле. Һәм, әлбәттә, андый мизгелне күрү бәхетенә ирешүчеләр дә бар. Соңгы дистә еллар дәвамында (гәзит укучы дусларыбыз моны яхшы белә) мин үземдә шәхсән әлеге могҗиза үзәгендә булам һәм аның тәэссоратларын тугрылыклы гәзит укучыларыбыз белән ихлас уртаклашам. Быел – Ат елын каршы алганда да кабатланды ул сихри мәл… Гаилә белән ял паркындагы боз шәһәрчегенең көннән-көн күркәм төс ала баруын барыгыз да күреп-сокланып күзәттегез инде, анда булмаган кешеләр дә сирәк калгандыр. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган бәйрәм концерты тәмамланып, халыкның олысы-кечесе рәхәтләнеп аралашып, күңел ачып, йортларына бәйрәм табыны артында Яңа елны каршыларга таралышканда, күптәнге традиция буенча, мин биредә ахыргача калдым һәм Кремль курантлары сугарга берничә минут калганчы карашларымны көнчыгыш тарафтан алмадым. Көткәнгә мотлак күренә, диләр – быел да сәгать уклары 12 саны турында тәңгәлләшергә санаулы мизгелләр генә калганда ерак офыкта серле бал кыш күзгә ташланды. Атылган йолдыз кебек ул нур күз алдында зурая барып, нәкъ менә быел оешуының 95 еллыгы билгеләнеп үткән районыбыз өстенә килеп җитте, алай гына да түгел, 350 еллыгын билгеләгән Чакмагыш авылының нәкъ үзәк өлешен могҗизалы балкыш биләп алды. Шул нурлар балкышы эченнән җиз кыңгыраулар чыңлавы яңгырады, ярсу атлар пош кыруы ишетелде, чакма тояклары астыннан фейерверк утлары кебек очкыннар чәчрәде һәм челтер чишмә чыңына охшаш көмеш тавышлы нәни кыз чык – Карсылу белән могҗиза иясе Кыш бабайның калын баритонга бәрхәттәй ягылып кар кыштырдавы кушылган шат авазлары өстәлде. Ул да булмады, тынып калган Октябрь урамының әле кичә генә тройкалар парады шаулап үткән өслегенә күк йөзеннән һәммәсе бер берсенә игезәкләрдәй охшаш алтын яллы, көмеш койрыклы өч ярсу ат җигелгән матур чанада аягүрә басып торган Кыш бабай белән Карсылу килеп төш-теләр! Атлары да атлары соң, дип сокланып бетәргә дә өлгермәдем, алар, яхшылап өйрәтелгән җан ияләре буларак, юл уртасында туктап калдылар. Тылсымлы таягына таянып Кыш бабай чанадан төшкәнче нәни оныгы – Карсылу, гамьсез сабыйларга хас җиңеллек белән әллә кайчан сикереп төшеп, боз мәйданчыгына йөгереп керергә дә өлгергән иде инде. Ул табан асларында очкын уйнатып боз фигураларын санап йөгереп үтте, таучыктан берничә мәртәбә шуып төшәргә өлгерде, кулындагы безнең кесә телефоннарына охшаш җайланмасы ярдәмендә селфи төшереп тә алды әле җитмәсә! Салмак адымнар белән Кыш бабай да боз шәһәрчегенә бәһа биреп йөргәндә янәшәсенә ашыктым. Бу хәл берничә секунд эчендә генә дәвам итә бит, өлгерергә, могҗиза иясе белән әңгәмәләшеп, районыбыз турындагы тәэссоратларын уртаклашуны сорап калырга кирәк! Мөлаем йөзле бабакайның үзенә якынлашканда бит очларын салкын чеметеп-чеметеп ала, әмма аннан бөркелгән ихласлык үзе бер җылы агымга әйләнеп, күңелләргә рәхәтлек бирә.
–Исән-сау гына килеп җиттегезме, хөрмәтле Кыш бабай, нәни Карсылу? Чакмагыш төбәге үзгәргәнме, нинди яңалыклар күрдегез, нәрсәләр очраттыгыз? – дим.
–Бәрәкәтле җирегезгә могҗизалы төндә тагын аяк басуы бызга чиксез шатбыз, – диде әкият геройлары бертавыш тан. –Шөкер, исән-имин килеп җиттек. Күрүебезчә, Чакмагыш яклары тагын да күркәмләнеб рәк, бәрәкәтләнебрәк киткән. Хезмәтсөяр, булдыклы якташларыгызга, кайткан кунакларга бездән күп сәламнәр җиткер, иң изге теләкләребез дә барып җитсен һәм мотлак тормышка аша күрсен, дип телибез.
–Рәхмәт, бабакай, Карсылу, һәммәсен дә түкми-чәчми җиткерермен. Әлегә, әйдә әле, Кыш бабай, оныгың хозурланып уйнап алганчы без әңгәмәләшеп алыйк. районыбыз бу юлы нинди тәэссоратлар калдырды?
–Сез, чакмагышлылар, һәрва кыттагыча, хәтта без – тылсым ияләрен дә уздырырлык могҗизалар күрсәтүегезне дәвам итә сез. Быел да менә карап-күзә теп килдек: узган ел эзсез үтмәгән – янә күркәм казанышларыгыз күп булган. Афәрин, бул дыклысыз, чакма ташлардай чая, уңган икәнегезне раслап киләсез!
–Болар нәрсәләрдә күренә инде?
–Нинди генә катлаулы табигать шартлары булуга карамастан, койма яңгырлар кома чаулык тудырсада, сез хәтфәдәй басуларыгызда искиткеч яхшы тәрбия биреп 180 мең тоннадан артык гәрәбәдәй бөр текләр җыеп алып, ил келәтләре муллыгына өлеш керттегез. Гектар куәте буенча Башкортстан да иң алдынгысы булып каласыз – уртача уңыш күрсәткече 46,2-шәр центнер тәшкил итте! Шикәр чөгендерен уртача 450 шәр центнердан да күбрәк казып алдыгыз, әле эшкәртүгә агылучы автомашиналар шавының һаман тынып торганы юк. Майлы культураларыгыз да уң ды, көнбагышыгыз уңышы һәр гектардан 22шәр центнердан артык тәшкил итте. Фермаларыгызда көнне төнгә ялгап эшләп, сөт чишмәләрегез артканнан-арта баруы куандыра. Бер-ике ел элек кенә көндәлек 200 тонна савым күрсәт кеченә ирешкән идегез, хәзер инде бу сан 250 тоннага якынлашып килә! Бу өлкәдә дәрес публикада сезне уза алучы юк. Кырыс табигать шартларында ярыйсы ук туклыклылык сыйфатларына ия бай азык запасы туплап, кышлатуны да товарлыклылыкны көннән-көн арттыра барып дәвам итүегез белән алдырасыз. Бу казанышларыгызга афәриннән башка сүз юк, билгеле!
–Башка өлкәләрдәге җиңүләребез дә күз уңыгыздан читтә калмагандыр?
–Сез, һәрвакыттагыча, җимертеп эшлидә, гөрләтеп дөнья да көтә белүегез белән сокландырасыз. Әнә ич, ел эчендә күпме җиңүләр яуланылган! Шунысы гаҗәпләндерә: бөтен өлкәләрдә дә чакмагышлылар алдынгылар исәбеннән чигенергә уйламый да! Дистәләгән хезмәт ияләрегез мактаулы югары исемнәргә, дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия булу өстенә, төзү-төзекләндерү, авыллар инфраструктурасын яхшырту җәһәтендә күләмле эшләр башкарылу дәвам иткән. Күпме торак йортлар файдаланылуга тапшырылган, җитештерү, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, дәвалау-профилактикалау учреждениеләре арткан! Әллә никадәр арада асфальт һәм ком-таш өслекле юлларыгыз арта төшкән, күпме биләмәләрдә суүткәргечләр яңартылган, авыл урамнарын дагы юллар тәртипкә китерелгән, һәйкәлләр төзекләндерелгән, биналар күркәм төс алган...
–Атабрак тукталып китә алмассызмы икән?
–Рәхәтләнеп. Менә, мәсәлән, район үзәгендәге Җиңү паркында быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан чын-чынлап Мәңгелек ут кабызылган. Күп авылларда, шул исәптән 350 яшен билгеләгән Чакмагышта да дистәләгән гаиләләр өй туйлаган. Иң сөендергәне – социаль катлам вәкилләре бөтен уңайлыкларга ия фатирлар алып сөенгәннәр. Сыйрышбаш һәм Рапат авылларында модуль тибындагы фельдшер акушерлык пунктлары сафка кертелү халык сәламәтлеген саклау юнәлешендә олы казаныш булып тора. Имәнлекул авылында урта мәктәп бинасы капиталь ремонтланылып, өр яңа, заманча төс алган, бу исә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшчәнлегендә, һичшиксез, уңай чагылачак. Гаилә белән ял паркында – әнә тегендәрәк скейт-парк ачылуны да яшь чакмагышлылар турында хәстәрлек билгесе, дияр идем. Ә Тайняшта балалар мәйданчы гының өлкәннәр өчен ял зонасы белән тыгыз үрелеп эшләнелүе гаилә әгъзаларын бергә туплауга ярдәм итәр, дип өметләнәм. Асфальт юллар ремонтланылып, хәзер Сыйрышбаштан Дүртөйле районы чигенә кадәр, район үзәгеннән Яңа Балтач, Байбулат авыллары юнәлешендә, Яңа Коты якларына бару өчен уңайлы шартлар тудырылган. Киләсе елларда бу эш артабан да дәвам итәчәгенә ныклы ышаныч зур. Авыллар өстеннән очып үткәндә урам утларының балкып януын күзәтү дә күңелле, юллар караулы, урамнар төзек булуы да күңелләргә дәрт өсти. Саный китсәң, күп эшләр башкаруыгыз күзгә бәрелеп тора. Булдырасыз, афәрин! Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде.
–Кыш бабай, чакмагышлыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?
–Һәрвакыттагыча, уңган-булган Чакмагыш халкы бары соклану һәм горурлык хисләре генә тудыра. Ирешелгән уңышларыгыз, казанышларыгыз, зур хезмәт җиңүләрегез алда да дәвамлы булсын, үрләр арты үрләр яулавыгызны дәвам итегез. Мул уңышлар алынсын, хезмәт шартларыгыз яхшыра барсын, тормыш-көнкүрешегез шәһәрдәгедән һич ким түгел, тагын да яхшыра гына төшсен берүк. Сәламәтлегегез ныклы булсын, башлаган һәр эшне ахыргача җиткерү куанычын кичерергә язсын, күркәм төзелешләрегез дәвам итсен, эшләрегез бары канәгатьлек хисләре генә китерсен. Һәр йортта иминлек барлык, бәрәкәтле тормыш барсын, илебез халкы махсус хәрби операция бурычларын ахыргача үтәп, дүрт йөздән артык каһарман ул һәм кызларыгыз Җиңү таңын тизрәк аттырып, сау-сәламәт туган йортларына әйләнеп кайтып, хезмәт фронтларында гына батырлык өлгеләре күрсәтүләрен дәвам итсен. Яшь гаиләләр саны артсын, әти-әниле бәхетле сабыйлар күбрәк тусын, һәр йортта шатлык-куанычлар гына арта барсын. Чәмле, тырыш хезмәтегез белән уңышларга ирешүегезне, рекордлар куюыгызны дәвам итегез, барлык тармакларда да алдынгы чакмагышлылар саны күбәя төшсен. Һәр урында тормыштан канәгатьлек, хезмәт җиңүләре тантана итсен.
–Изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Һәрвакыттагыча, алдагы елларда да могҗиза га тиң эшләребез дәвам итәр, дип ышандырасы килә.
–Һичшиксез, шулай булачак! Мин моны күпъеллык тәҗрибәмә таяныпта, сездәге бөтен мөмкинлекләргә карапта раслый алам. Ә хәзергә хуш, сау булып торыгыз. Безне башка төбәкләрдә дә зарыгып көтәләр. Иркен Ватаныбызның һәр почмагына Яңа ел таңын җиткерергә ашыгабыз. Алдагы очрашуларга кадәр имин-сау булыгыз, Яңа елда яңа казанышларыгыз, хезмәт җиңүләрегез арта гына барсын. Тыныч күк йөзе астында бәрәкәтле тормыш дәвам итсен. Сау булыгыз! – дип кул изәп, нәни Карсылуын кочагына алып, Кыш бабай ярсу атлар җигелгән бизәкле чанасына менеп тә өлгерде, күз ачып йомганчы чаптарлар кар бураннары тузгытып, җиз кың гырау чыңы таратып, чакма тоякларыннан ут чәчеп иксез чиксез күк йөзендә эреп юкка чыктылар. Ул арада сәгать уклары 12 санында бергә кушылып, бар лык йортларда Кремль курант лары астында изге теләкләр ас тында бокаллар чыңлады, төрле тарафларда күккә төсле утлар сибеп, фейрверклар атылды. Бәрәкәтле илемә, шул исәптән данлы Башкортстаныбызның булдыклы кешеләр төяк иткән Чакмагыш районына да Яңа – Ат елы килде. Бәрәкәтең белән түргә үт, Яңа ел! Бәхет шатлыклар күкрәп килсен, яңа хезмәт уңышлары яуланылсын, тынычлык хакимлек итсен, дибез. Яңа ел белән, дуслар!