ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
31 декабрь 2025, 15:40

Тылсымлы Яңа ел кичендә

31 декабрь көнне, елның соңгы кичендә, Яңа елга багышлап матур кичәләр үткәрү – электән килгән матур гадәт.

Тылсымлы Яңа ел кичендәТылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә

Яңа ел табыны артына җыелганчы гаилә белән бәйрәмгә барып концерт карап, төрле уеннарда катнашып, чыршы тирәли әйләнеп,  күңел ачу әлеге кичнең ямьле бер өлеше. Бүген Гаилә ялы паркында да күркәм традиция бкенча шундый күңелле бәйрәм концерты үткәрелде. Муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәммәсен дә бәйрәм белән тәбрикләп, иң ихлас теләкләр җиткерде. Кыш Бабай, Карсылу, 2026 ел символы – Ат барысына да изге теләкләрен сәхнә аша юллаганнан соң, олысы һәм кечесе аларга кушылып җырлады һәм әйлән-бәйлән әйләнде. Сәхнә осталары башкаруында дәртле җырлар һәм күңелле флешмоб һәммәсенә дә бәйрәм кәефе өстәде.

Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Тылсымлы Яңа ел кичендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас