

Республикабызда һәм шул исәптән районыбызда халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур әһәмият бирелә. Яңа ел алдыннан Рапат авылында яшәүчеләрнең 2026 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау буенча инициатива төркеменең беренче утырышы булды. Көн тәртибенә берничә сорау куелды:
1. 2026 елда Җирле инициативаларга ярдәм программасында катнашу кысаларында проектны әзерләү өчен инициатива төркеме әгъзалары арасында функцияләрне бүлү турында.
2. Халыктан һәм иганәчеләрдән акчалата һәм акчасыз кертем җыю өчен җаваплы зат билгеләү.
Рапат авыл биләмәсе халкы елның-елында Җирле инициативаларны хуплау программасына актив кушыла һәм максатына ирешә. Аның быелгысы да нәтиҗәле булыр, дигән ышанычта калабыз.
Илсөяр Гайсина.