

Район үзәгеннән шактый еракта урнашканлыктан, безнең төбәктә ут-күз чыга калса, янгын сүндерү техникасының килеп җитүе шактый вакытка сузылып, ярыйсы ук зыян килә иде. Әлеге проблеманы хәл итәр өчен биләмә үзәгендә махсус янгын сүндерү машинабыз бар хәзер. Ә менә аны елның теләсә кайсы мизгелендә тулы әзерлек хәлендә тотуга ирешү өчен даими җылытылучы һәм ышык урын булу шарт. Хәзерге мәлдә андый бина төзеп кую зур күләмле чыгымнар сорый. Бу җәһәттән биләмә халкы әлеге программадан файдаланырга карар итте дә инде. Йомгаклау җыелышында шушы проектны хуплап тавыш бирдек, аны тормышка ашыруны күзәтчелектә тотачак инициатива төркеменә Җирле инициативаларны хуплау программасы минедә әгъза итеп сайлап куйдылар. Әле проектыбызның җиңеп чыгачагына барлык шартлар да үтәлде, дисәк тә була. Безнең инициативабыз хуплану белән үк әлеге мәсьәләне тормышка ашырырга ниятлибез. Үзебезнең техникабыз белән салкын кышларда да тиз арада бәла-казага киң таралырга юл куймаска мөмкинлек ачылачагына ышанычыбыз зур.