ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
14 гыйнвар , 10:35

Озак яшәү өчен рецепт

Озак яшәү өчен борынгы рецепт Бу рецептның сере 1971 елда ук ачылган иде, ләкин бу хакта күптән түгел генә сөйли башладылар. Ул балчык такталарга безнең эрага кадәр 5 гасырда язылган булган.

Озак яшәү өчен рецептОзак яшәү өчен рецепт
Озак яшәү өчен рецепт

 

Хәзер исә ул дөньяның барлык телләренә тәрҗемә ителгән. Без аны сезнең белән бик теләп уртаклашабыз, кадерле укучыларыбыз. Озак һәм бәхетле яшәгез!

Составы бик гади һәм аңлаешлы: 100 г Ромашка, 100 г зверобой ,100 г бессмертник ,100 г каен бөреләре

Әзерләү дә күп вакытны ала алмый: Барысын да Кофе тарттыргыч аша үткәрергә, эмальләнгән савыт-сабага урнаштырырга.

Кичен бу катнашманың 1 аш кашыгы алырга, 0,5 литр суга (кайнар суга) салырга, 20 минут кайнатырга, аннары тукыма аша үткәрергә (марля аша түгел).

Бер стакан кайнар катнашма салырга һәм анда 1 чәй кашыгы бал эретергә. Кичен кичке аштан соң эчәргә, шуннан соң эчмәскә һәм ашамаска.

Чыганак:Файдалы киңәшләр

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас