ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
14 Января , 09:45

Тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып

Митрә-Әюп авылында яшәүче орденлы хезмәт ветераны Кәфия Исхакова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде

Тормыштан ямь, яшәүдән тәм табыпТормыштан ямь, яшәүдән тәм табып
Тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып

Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк, “… яшьлегеңдә күп тырышып, эшкә биреп чын күңел үткәрә бүген картлыгын бик матур һәм бик җиңел”. Әлеге сүзләр Митрә-Әюп авылында игелекле гомер йомгагын сүтүче олы хөрмәткә лаек якташыбыз, фидакарьлеге белән заманында “Почет билгесе” ордены һәм бик күп медальләр, күкрәккә тагыла торган билгеләр белән бүләкләнгән хезмәт ветераны, авыл агәбие Кәфия Нурлыгаян кызы Исхаковага төбәп әйтелгән кебек. Шушы көннәрдә ул күркәм 90 яшьлек юбилеен үзен хөрмәт итүче күршеләре, балалары, онык туруннары, туганнары арасында олылап билгеләп үтте. Гадәттә үтелгән гомер елларына байкау ясап, күрелгән кичерелгәннәрне барлыйсың, яшәвеңнең мәгънәсе турында уйланасың. Кәфия апаның да тугыз дистә ел гомере төрле кичерешләр белән үткән, матур бүгенгесенә җиңел генә ирешелмәгән. Ул дөньяга аваз салган 1936 елның 9 гыйнвары илебез тарихында индустриальләштерү, авыл хуҗалыгын күмәк хуҗалыкларга туплап үстерү, төрле өлкәләрдә рекордлар яулау белән уелып калган. Башкортстанның иң күркәм төбәкләренең берсе булган районыбызның Кашкар авылында эшчән гаиләдә үскән дүрт кызның икенчесе була ул. Гамьсез сабый чагын дәһшәтле Бөек Ватан сугышы урлаган, үсмер чагыннан ук колхоз эшләренә җәлеп ителгән буын вәкилләренең берсе буларак, Кәфия апа ул елларны искә алганда хатирәләгә бирелеп киткәнен сизмидә кала. Ачлы-туклы балачак, ярым ялангач мәктәп еллары күз алдына килеп басса, ничекләр түзелгән икән дә, ничек авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгәннәр икән, дип уйлап куясың. Кашкарда башлангыч, артабан Калмашбашка йөреп сигезьеллык белемгә ия булган кызны, яшьсең әле дип тормыйлар, берничә ел дәвамында Свердловск өлкәсенә торф чыгару эшенә дә җибәрәләр әле. Андагы авырлыклар, башлыча кул көче белән башкарылучы эшләрне дә зур дулкынлану хисләре белән хәтерли үзләре шундый язмышны кичергән өлкән буын вәкилләре. Авыр хезмәттән шактый күләмдә акча белән кайтулары гына юаныч була, чөнки ул чакларда авыл хуҗалыкларында исәпләшү башлыча хезмәт көннәре белән була, өстәвенә хезмәт хаклары күләме дә зур түгел… Чибәр дә, чая һәм уңган да Кәфиягә күз атып йөрүче егетләр дә була, әлбәттә. Әмма аның йөрәген Митрә-Әюпнең булдыклы механизаторы Фәнил Гыйса улы яулый. Яшьләр 1959 елда күркәм гаилә учагын кабызалар һәм икесе дә гөрләтеп колхозда эшлиләр. Кәфия урындагы кошчылык фермасында уңганлыгы белән алдыра. Үзе артыннан башкаларны да ияртә, хезмәт җиңүләренә рухландыра белү сәләтен күреп, аны шушы коллектив җитәкчесе итеп тәгәенлиләр. Тавык ите һәм йомырка тапшыру планнарын арттырып үтәп, Митрә-Әюп кошчылык фермасы берничә ел рәттән районда гына түгел, республикада алдынгылыкны тота. Ферма мөдире Кәфия Исхакова исә “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Әлеге югары бүләктән тыш аның күкрәген “Хезмәт ударнигы”, “Бишьеллык алдынгысы” кебек билгеләр бизи, тырыш хезмәте өчен район, республика җитәкчелекләренең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары күп җыелып китә. Булдыклы якташларын митрә-әюплеләр берничә чакырылышта авыл Советы гына түгел, ә дүрт мәртәбә район Советы депутаты итеп тә күрсәтәләр, ә Кәфия ханым якташлары мәнфәгатьләрен кайгыртуга көчен дә, абруен да, вакытын да кызганмый. Район үзәгендә кошчылык фабрикасы эшчәнлек җәелдергәннән соң, күмәк хуҗалыкларда аларны бетерәләр. Кәфия Нурлыгаян кызының җитәкчелек осталыгы артабан терлекчелек фермасы мөдире вазыйфасында куллану таба, биредә дә ул сөт савып алу, ит җитештерү, яшь үрчемне симертү, көтү составын яңарту һәм башка юнәлешләрдә алдынгы урыннарны тотучы коллектив белән эш итә. Өлкәнәя бара ул җитәкче дилбегәсен яшьрәк, белемлерәк коллегасына тапшырып, шул чорда үсеш ала башлаган ясалма орлыкландыру операторы һөнәрен үзләштерә. Пенсия яше җиткәч, урта мәктәп интернатын җитәкли. Булдыклы хезмәткәрнең гаилә тормышын да матур алып баруы табигый. Көн-төн басу-кырлар да фидакарьлек күрсәтүче пар канаты Фәнил Гыйса улы белән тату тормышларының яме булып гаиләдә өч бала үсә. Аларның һәммәсе дә мәктәптә дә уку алдынгылары була, класстан тыш чараларда да активлыклары белән аерылып тора. Өчесе дә югары белемгә ия булып, тормыш юлларыннан лаеклы үтә, бүген һәммәсе дә хаклы ялдалар инде. Риналары бухгалтер һөнәрен үзләштереп, Нефтекама шәһәрендә төпләнә. Илебезнең икътисади корылышы үзгәргән ва кытта эшкуарлыкка алынып, уңышлы эшчәнлек алып бара. тормышка чыгып, ике бала үстерәләр. Кызганычка каршы, гомер юлдашы кыска гомерле булып чыга. Бүген Рина үзе дә 5 оныкның яраткан картәнисе инде. Зөлфия пешекче һөнәрен үз итә, ашханә директоры вазыйфасына кадәр үрли. Ул да эшкуарлыкка тотынып ялгышмый – шактый уңышлы эшчәнлек җәелдерә. Тормыш иптәше белән шулай ук ике бала үстереп, белемле-тормышлы иткәндә иртәрәк тол кала. Әле ике баласына гына түгел, дүрт оныгына да таяныч булып бәхет ле тормыш юлын дәвам итә. Фидрат авыл хуҗалыгын үз итте – югары белемгә ия булып, тәүдә агроном, берничә ел колхоз идарәсе рәисе булды. Күп еллар арбитраж идарәчесе вазыйфасын да башкарды, әле эшкуарлык белән мәшгуль. Сөеклесе Лилия ханым белән район үзәгендә матур гомер кичерәләр, ике ул тәрбияләп үстереп, белемле иттеләр. Өл кәнен өйләндереп, онык сөю бәхетен кичерәләр. Кәфия ханым белән Фәнил ага 55 елдан артык тату гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, берничә ел элек гаилә башлыгы якты дөньяны мәңгелеккә калдырып китте. Хәләл көчләре белән тергезгән нигезләрендә кот саклап, язмабыз герое бүген авылдашлары, күрше-күләннәр, туган-тумачалары, балалары, онык-туруннары игелегендә матур гомер кичерә. Алда да сәламәтлеге ташламасын, билгелисе үрләре күп булсын, дип телибез.

Тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып
Тормыштан ямь, яшәүдән тәм табып
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас