Росстат мәгълүматларына ярашлы, Русия Федерациясендә 147 миллионга якын кеше яши. Русия халкының милли составы турында сүз алып барганда, аның 80 процентка якын өлеше – рус милләте вәкилләре, якынча 20 проценты – башка милләтләр кешеләре. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин карары белән яңа 2026 ел илебездә Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу карарның һәм елның төп максаты – күпмилләтле илебез территориясендә яшәүче барлык халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны артабан да ныгыту. Рус халкының милли үзенчәлекләрен һәм илдә гомер итүче барлык милләт вәкилләренең традицияләрен саклап калу – дәүләт милли сәясәтенең төп юнәлеше. Бу үзара ихтирам хөрмәтне ныгытуга, мәдәни күп төрлелеккә ярдәм итүгә һәм дус тату гомер итү өчен шартлар булдыруга ярдәм итә. Русия халыклары бердәмлеге елын үткәрү буенча программа чикләрендә берничә аеруча мөһим дата билгеләнгән. 30 апрель – Русиянең аз санлы урындагы төп халыклары көне, 8 сентябрь Русия халыклары телләре көне билгесе белән үтәчәк. Моннан тыш, Халыклар бердәмлеге елы чикләрендә үткәреләчәк чаралар планы да расланган. Аңа ярашлы күп санлы халыклар мәдәниятләре фестивальләре, күргәзмәләре, концертлары, театраль проектлары, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган фәнни һәм иҗтимагый форумнар үтәчәк. Ел дәвамында белем бирү өлкәсенә аеруча игътибар бүленәчәк, дип күзаллана. Шушы максатта Русия халыклары телләрен өйрәнү, күптелле укытуга булышлык итү, тарих һәм ил халыклары мәдәнияте буенча заманча белем бирү материалларын булдыру проектлары планлаштырылган. Медиа һәм белем бирү инициативалары – документаль фильмнар, телевизион проектлар, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен махсус курслар эшчәнлекнең аерым юнәлеше булып торачак. Республика халкын Яңа ел бәйрәме белән котлау чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров яңа 2026 елны төбәктә Зур һәм тату гаилә елы дип игълан итүне тәкъдим итте. “Асылда Башкортстан һәм Русия — шулай ук күпмилләтле зур гаилә”, – дип билгеләде республика җитәкчесе.