Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 09:25

Ватаныбыз сакчысына олы хөрмәт белән

Чакмагышта  үткән ел дәвамында Ватанны саклаучылар елына  багышланган бик күп чаралар узды.

Ватаныбыз  сакчысына  олы  хөрмәт белән
Ватаныбыз сакчысына олы хөрмәт белән

Аның тәмамлануы хәтер, хөрмәт һәм бердәмлек елының  матур һәм мәгънәле ноктасы  булды. Бу –  илебезне саклаганнарга һәм саклаучыларга хөрмәт билгесе иде. Чакмагыштагы 6нчы балалар бакчасы да әлеге игълан ителгән ел чикләрендә бик күп файдалы патриотик чаралар  оештырып, аларда катнашуда активлыгы һәм бердәмлеге белән аерылып торды. Ватанны саклаучылар елын алар рухи гаилә чарасы белән тәмамларга ниятләде һәм яраланганнан соң тернәкләнеп бетәргә дип кайткан тәрбияләнүчеләренең әтисе – махсус хәрби операциядә катнашучы яугиргә ярдәм итү теләген тормышка ашырды.          «Фиксики» кече яшьтәгеләр төркеме хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләренең гаиләләре  ярдәме белән   Яңа ел бүләге  тупланды. Хәрби хезмәттә, әлбәттә,   алар  сатып алган термоюрган, газ яндыргычы, маңгайга беркетелүче фонарь, җылыткыч, туристлар утыргыч да бик файдалы булачак. Флорида Фларит кызы һәм Винария Әнгам кызы белән бергә нәниләр үз куллары белән кул эшләре – сувенирлар да ясадылар. Якташыбыз янына балалар бакчасыннан Кыш Бабай белән Карсылуның да килүе бу чараны тагын да җанландырып җибәрде һәм әкияти төсмер, бәйрәм кәефе өстәде. Алар  күркәм гаиләне Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Үз чиратында кунакчыл гаилә дә тәрбиячеләрне ачык йөз белән каршы алды һәм чәй табынына чакырды.          Изге күңелле бакча хезмәткәрләре  якташ героебызның  кыска вакытлы ялыннан бәйрәм кәефе алып китүен теләп,  ихлас  күңел җылысы  белән уртаклашты, җылы теләкләр җиткерде һәм  аның тизрәк савыгып аякка басуын теләде.  

Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас