ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
19 гыйнвар , 09:10

Афәрин, Дәүләтшиннар!

Узган шимбәдә Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы кысаларында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә  “Яңа ел гаилә уеннары – 2026” фестиваленең муниципаль этабы  гөрләп узды.

Афәрин, Дәүләтшиннар!Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!

 Анда район мәктәпләреннән җыелган актив һәм спорт сөюче 10 гаилә командалары көч сынашты. Бу көнне һава торышының шактый салкын булуына карамастан, һәр гаилә бердәмлек, үзара ярдәмләшү, җитезлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, эстафеталарны мөмкин кадәр яхшырак узарга тырышты.

         Иң тәүдә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Эльвира Галиева һәм әлеге спорт чарасының судьясы Айдар Камалетдинов барлык катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләделәр. Чараның максаты һәм тәртибе белән таныштырып үткәннән соң, Айсылу Халитова дәртле  музыка фонында үз эченә физик күнегүләрне алган күңелле флешмоб үткәрде. Хәрәкәтләнеп, җылынып алганнан соң, ярышучы гаиләләр стартка басты.

         Бу көнне  иң актив әти-әниләр һәм балалар ярышларда катнашып,  мавыктыргыч биремнәр башкарып,  вакытларын бергәләп якыннары белән файдалы үткәрделәр. Алар “Теннис тубын кәшәкә белән алып бару”,  “Тачка”, “Кыршау белән йөгерү” (“бег с обручем”), “Бобслей” эстафеталарын уңышлы үтеп, көн дәвамында җитәрлек позитив хис-кичерешләр, яхшы кәеф һәм энергия алдылар. Мондый чаралар, һичшиксез,  гаилә элемтәләрен ныгытуга, команда рухын һәм физик күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә.    “Яңа ел гаилә уеннары – 2026” фестиваленең муниципаль этабы йомгаклары буенча Имәнлекул урта мәктәбе данын яклаучы  Дәүләтшиннар гаиләсе 1нче урынга лаек булып, җиңү  яулады! Чакмагыш гимназиясен тәкъдим итүче Бикмиевлар гаиләсе 2нче урынга,   Яңа Балтач урта мәктәбе командасы 3 урынга чыкты.

            Фестивальнең муниципаль этабында җиңүче Дәүләтшиннар гаиләсе  районыбыз данын “Яңа ел гаилә уеннары – 2026”  фестиваленең республика этабында яклаячак. Без аларга бу көрәштә дә уңышлар һәм   җиңү телибез. Күркәм, актив, бердәм Дәүләтшиннарның  үрнәге башка гаиләләрне дә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә, шулай ук гаилә бәйләнешләрен ныгытуга рухландырсын, барлык гаиләләрдә  дә һәрчак иминлек, татулык,  бердәмлек яшәсен.

Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Афәрин, Дәүләтшиннар!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас