Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар , 14:35

Хач ману бәйрәме узды

Гыйнвар – христиан динендә бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның берсе – Хач ману бәйрәме.

Хач ману бәйрәме узды
Хач ману бәйрәме узды


Хач ману – иң борынгы һәм христиан бәйрәмнәренең берсе. Элек-электән Русиядә бу көн кешене илаһи бәхеткә өндәү, җанны һәм тәнне яңарту һәм чистарту бәйрәме дип саналган. Нәкъ менә шуңа күрә Хач ману бәйрәме догалары, су изгеләндерү һәм хач ману су коенулары белән хөрмәтлиләр һәм билгеләп үтәләр.
Бүгенге көндә Хач ману бәйрәме дини генә түгел, барлык диндәге гражданнарны берләштерүнең мөһим социаль миссиясен дә үти.
Бу бәйрәм райондашларыбыз өчен рухи яңарыш, күңелләр һәм йөрәкләрне агарту, эчке дөнья яңарышы чоры.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында районыбызның православ динен тотучы халкы Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Гайсә пәйгамбәрнең Иордан суына чумдырылган көне. Бу бәйрәм бәкедәге салкын суга чумуга гына кайтып калмый, шул ук вакытта төрле авырулардан арынуга, күңел, уй-фикерләрнең чистаруына ышану да.
Бу көнне Юмаш авылында урнашкан чиркәүдә рухани Евгений Ионов һәм аның тормыш иптәше Надежда ханым тарафыннан гыйбадәт чаралары уздырылды. Рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде.
Изге суда коену максаты белән быел да авыл буасында махсус җиһазландырылган коену урынына халык шактый күп җыелган иде. Хач ману бәйрәме һәр елдагыча яхшы оештырылган иде.
Оештыручылар халыкка уңайлы шартлар тудыру турында алдан ук кайгырткан. Суга керү һәм киенү-чишенү өчен махсус урыннар әзерләнгән, территория яктыртылган, җылынырга мөмкинлек бар. Бу чаралар халыкның игътибарын төп максатка – рухи сафлыкка юнәлтүгә ярдәм итте.
Су коенырга килүчеләр гыйбадәт кылды. Бәйрәмгә килгән кешеләр бу йолада бик теләп катнашты, үзләре өчен изгеләндерелгән су да алды.
Су коенучыларны кайнар чәй, төрле тәм-том белән сыйладылар.

“Безнең авылда Хач ману бәйрәме ел саен оешкан төстә билгеләп үтелә. Халкыбыз дини бәйрәмнәрне, милли йолаларны зурлап үткәрә, киләчәк буыннар да ата-бабалардан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне күреп үсә, үзләре дә бәйрәмнәрдә актив катнаша. Димәк, бездә буыннар бәйләнеше дәвам итә”, – диде коенырга килүчеләр.
Бәйрәм вакытында халык иминлеген тәэмин итү өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торды. Әлеге хезмәтләрнең уяулыгы ярдәмендә бәйрәм тыныч һәм күңелле узды.
Хач ману бәйрәмендә халык изгеләндерелгән су алырга да килде. Харафатлар буенча, бу төндә тупланган суның шифалы үзенчәлеге тоташ ел дәвамынча саклана. Изге су, чыннан да, күңелгә тынычлык, тәнге сихәтлек бирә, диючеләр бихисап.

Хач ману бәйрәме узды
Хач ману бәйрәме узды
Хач ману бәйрәме узды
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас