+22 °С
Яңгыр


Үз куллары белән ясалган гармуннарның берсен ул якташларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшыру өчен урындагы Волонтерлар штабына алып килгән. “Алгы сызыктагы яугирләргә хәрби бурычларны үтәү өчен техника һәм махсус приборлар гына түгел, күңелне җылыта торган музыка, яраткан көйләр дә кирәк, – алар туган якны искә төшереп, җиңүгә дәртләндерә һәм көч бирәчәк”, – дигән теләктә ул. Бу халык уен коралы якындагы гуманитар олау белән махсус хәрби операция зонасына озатылачак. Битараф булмаган изге күңелле райондашларыбызга яугирләребезгә күрсәткән кайгыртучанлыклары, ярдәмнәре өчен рәхмәт. Аларның һәммәсен дә исән-имин җиңү белән кайтуларын көтәбез!