ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 гыйнвар , 04:11

“Каргизгеч” операциясе бара

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 30 декабрендәге 1762-р санлы күрсәтмәсе нигезендә агымдагы елның 19 гыйнварыннан 24 февраленә кадәр республикабыз территориясендә юлсыз җирләрдән дә үтә алырга сәләтле моторлы чаралардан файдаланганда дәүләт тарафыннан сакланылучы кыйммәтләргә зыян китерүне искәртү максатында “Каргизгеч” дигән шартлы атама астында махсус айлык үтә.

“Каргизгеч” операциясе  бара“Каргизгеч” операциясе  бара
“Каргизгеч” операциясе бара

 Башкортстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт комитеты рәисе У.С.Искәндәров быел 16 гыйнварда кул куйган әлеге хактагы ГК 10-4 санлы боерыкта комитетның структуралы подразделениеләренең баш дәүләт инженер-инспекторларына әлеге чараның бурычлары һәм максатлары турында киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округларының рәсми сайтларын файдаланып аңлатмалар җиткерү, республикабызның Табигатьтән файдалану һәм экология, Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе дәүләт инспекторлары, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарга каршы көрәш идарәлеге хезмәткәрләре, Су нарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе әгъзалары белән берлектә каргизгечләрдән, юлсыз җирләрдән үтә алырга сә ләтле башка моторлы чаралар дан, үзйөрешле техника төрләреннән һәм башка чаралардан файдалану барышында кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә-тирәлеккә зыян килү ихтималлыгын искәртү чаралары оештыру, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары белән берлектә санап үтелгән техника төрләреннән дәүләт теркәве үтмичә файдалану очракларын ачыклап, аларга юл куймау чараларын күрү, кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарттыру, рөхсәтле файдаланылу очракларында барлык тиешле кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен контрольдә тоту бурычлары куела. Әлеге барлык чараларның бары кешеләргә ярдәм итү икәнлеген һәм кагыйдә бозуларның төзәтеп булмаслык фаҗигаларга китерү ихтималлыгын аңлап эш итүегезне сорыйбыз һәм эшчәнлегебездә каршылыклар тудырмый, бары ярдәм итеп торуыгызны телибез.

Автор:Финат Сәетов, дәүләт техник комитетының баш инженер-инспекторы.
Читайте нас