ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 гыйнвар , 06:45

Очкыннан кабынган ялкын

Чакмагыш Чаткылары «Чакмагышлар чакматашлар», – диләр, Барыгыз да аны беләсез. Чакматаштан ничек ут тапканны Берләшмәгә кергәч күрәсез. Монда илһам чишмәләре ага, Монда ургый хисләр ташкыны. Ә күңелләр, сихри моңга тулып, Иҗат киңлегенә ашкына. «Чаткылар»да яшәү дәрте арта, Йөрәкләрдә очкын кабына. Зур сәнгатькә дөрес юл күрсәткән Якын дуслар монда табыла. Чын остазлар монда, юмарт итеп Иҗат җимешләрен өләшә. Бәйли безне уртак уй-хыяллар, Йөрәк белән йөрәк серләшә. Каләм тоткан яшьләр ача ала Шигъриятнең бик күп серләрен. Ярдәм итәр алган сабаклары Яулаганда иҗат үрләрен. Кайберләре иҗат юлын сайлар, Тугры каләм булсын юлдашы. «Чаткылар» дан очкын алган ялкын Аның өчен булыр юл башы. Берләшмәнең бары бер бөртеге, Бер чаткысы үзем нибары. Гөрләп торган якты учак бит ул Безнең «Чакмагыш чаткылары». Рәсимә Ильясова.

Очкыннан кабынган ялкынОчкыннан кабынган ялкын
Очкыннан кабынган ялкын

 

Иҗат эшенә бирелгәннәр, шуннан ямь-тәм табып яшәгәннәр, рухи байлык өләшүчеләр халкы күңеленнән урын ала. Һәр буын үз талантларын тудыра. Әйткән дәй, Чакмагыш җире гомер буена талантларының күп булуы белән генә түгел, бәлки чагу иҗатчылары белән данлана. Форсаттан файдаланып, күренекле әдипләребезнең исемнәрен олуг хөрмәт белән атап үтәсем килә. Башкортстан Язучылар союзының данлыклы әгъзалары булып ил тарихына кереп калган Чакмагыш туфрагында туган якташларыбыз Галә Кодаяров, агалы-энеле Әхкәм һәм Гыйззетдин Исәнбирдиннар, Әкрам Вәли, Галимҗан Латыйп, Мәлих Харис, Гыйлемдар Рамазанов, Нур Гайсин, Гамир Дәүләтшин, Вазих Исхаков, Әхнәф Бәйрәмов, Шамил Шаһгали,Марис Нәзиров, Фәнил Мансуров, Мансаф Гыйләҗев, Рим Идия туллин, Хәләф Гарданов калдырган рухи кыйммәтләр кадерле мирас булып мәңге сакланыр. Үзләреннән соң якты эз калдырган журналист- язучылар Әгьдәл Низаев, Хаккый Фәттахов, Хәйдәр Басыйров, заманында үз җирлегендә әдәби мохиттә канап яшәгән каләмкярлар Сәйканә Рәкыйпова, Рим Айдагулов, Марс Дәүләтшин, Равил Исаев, Рәүф Баһаветдинов, Әдип һәм Нәҗип Хисмәтуллиннарның якты истәлеген күңел түрләрендә саклыйбыз, шәхесләребезне оныттырмас өчен хәтер яңарту кичәләре оештырабыз. Матур бүгенгебезне тасвирлаганчы, данлы үткәнебезгә күз салыйк әле. Талантларны халыкка күрсәтә баруда район гәзите зур урын тота. Районыбызның юбилее алдыннан башкалага юлландым. Республиканың Китап палатасында – матбугат архивында төрле еллардагы басмаларны карап чыктым, гәзитебез тарихы турында бай материал тупланды. Шулай итеп, «Игенче»гә мәдхия» исемендә китап дөнья күрде. Архивта латин алфавитында басылган гәзитләр дә саклана. Алар 1934 елда туплана башлаган. «Сталинчы», «Көрәш байрагы», «Яхты юл», «Югары уңышка», «Большевик колхозлар өчен» гәзит төпләмәләрен актарып вакыйгалар агышын күз алдымнан үткәрдем. «Коммунизмга» исеме белән чык каннарында әдәби язмалар күбрәк бирелә башлаган. Һәр каләм иясе үз чорын тасвирлаган, райондашларын җимешле хезмәткә рухландыручы илаһи көч булып торган һәм бу гомер буе шулай килә. «Игенче» исеме белән басыла башлагач, «Әдәби бит» ләр даими чыгарыла башлый. Кулъязмалар белән әдәби хезмәткәрләр шөгыльләнде. Редакция каршында «Яшь хәбәрчеләр» мәктәбе озак еллар эшләде, журналист һөнәрен сайлаучылар байтак булды. Ә 1990 елда район гәзите каршында «Энҗеләр» исемендә әдәби түгәрәк оешты. Аның төп нигезен гәзитебезгә даими язышкан иҗади көчләр тәшкил итте. Занятиеләр ай саен үткәрелде, уңышлы иҗат җимешләре гәзит укучыларга тәкьдим ителде.Тәүге карлугачлар унике кеше идек. Сафлар арта барды. Күренекле шагыйрь, якташыбыз Марис Нәзиров тәкьдиме белән «Чакмагыш чаткылары» исемендәге берләшмәгә тупландык. Эшчәнлек киңәйде, хәзер инде үзәктән читтә, хәтта читилләрдә яшәгән якташларыбыз да әгъза булып китте. Башкортстан Язучылар союзы үткәргән чараларда да катнаша башладык. Әллә никадәр китаплар, буклетлар алып кайтып китапханәләргә, мәктәпләргә тараттык, Башкортстан әдипләре иҗаты белән райондашларыбызны таныштырып бардык. Гомумән, Башкортстан Язучылар союзында еш була идек. Әдипләр дә районыбыз га эзне суытмады. Якташ язучы ларыбызның юбилейларын үт кәрдек. Бердәмлек нәтиҗәсез калмый. 2015 елда әдәби марафонда зур уңыш яуладык. Берләшмә әгъзаларының язмалары Язу чылар союзы секцияләрендә тикшерелде Һәм әдәби камиллеге белән аерылып торуы билгеләнде. Бу хакта «Башкортстан» гәзитенең апрель санында Марсель Сәлимовның «Әдәби нәкыш – Чакмагышта» дигән мәкаләсе басылды. «Атайсал» проекты буенча игътибарга лаек эшләр башкарыла. Бу җәһәттән соңгы берничә елда гына «Базы буе бөдрә тал», «Чакмагыш икмәге», «Чакмагышлачыннары», 44 авторның иҗатын чагылдырган «Чакмагыш чаткылары» китап-тупланмалары нәшер ителде. Бүген берләшмәдә илледән артык кеше исәпләнә. Үзнәшер юлы белән китап бастыру киң колач алды. Елына дистәләрчә авторның язмалары китаплар булып туплана. Бу җәһәттән районның «Игенче» гәзите хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Кыскасы, берләшмә әгъзалары ватандашларыбызның данлы юлын дәвам итә. Арабызда көйләр язучылар да, жырчыларыбыз да бар. Башка өлкәләрдә яшәгән композиторлар да безнең иҗатчылар иҗатына мөрәҗәгатъ итә. Туган якка багышланган шигырьләр тупланган “Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем” дигән китапның дөнья күрүе үзе зур вакыйга булды. Һәр авылның үз җыры, үз талантлары бар хәзер. Заманның кырыс җилләре эшчәнлекне алып барырга уңайсызлыклар тудыра, аралашуларны чикләнде, дип борчылдык, әл бәттә. Әмма юлын таптык, киресенчә, заман казанышын эшкә җиктек. Дәресләрне онлайн системасын кулланып үткәрү, язмалар белән вацап аша танышу эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә дә, сыйфатына да юл ачты. Районда гомер кичерүчеләр генә түгел, илебез киңлекләрендә, хәтта читилләрдә яшәүче иҗатташларыбыз белән дә аралашу бик җиңел хәзер. Талантларыбызның иҗатлары интернет челтәрендә, төрле матбагаларда басыла. Камиллекнең чиге юк. Каләм кяр заманнан артта калырга тиеш түгел. Ә моның өчен һәр даим үсеш юлында булырга: белемеңне-осталыгыңны арттыра барырга кирәк. Берләшмә эшчәнлеге планлы алып барыла. Иҗат җимешләре белән уртаклашулар, язмаларны тикше рүләр – фикер алышулар тәүлек әйләнәсенә дәвам итә, дисәм, арттыру булмас. Анда әйтелгән киңәш-тәкъдимнәр башлап каләм тибрәтүчеләрне үстерүгә зур этәргеч бирә. Иҗатны үстерү өчен шартлар артып, мөмкинлекләр туып тора. Чагу талантлар бәһалана. Район хәкимияте якташ әдип, күренекле язучы Гыйлемдар Рамазанов хөрмәтенә премия булдырды. Ә «Игенче» гәзите редакциясе тарафыннан Вазих Исхаков исемендәге премия бирелә. Районыбызның 95 еллык юбилеена, Бөек Җиңүнең 80 еллы гына багышланган әдәби-нәфис язмаларыбыз белән чараларда актив катнаштык. 2025 ел каләм ияләре өчен дә юбилей елы булды, тупланып иҗат итүебезгә 35 ел тулды. Кыскасы, узган ел гадәттәгедән җимешлерәк булды, районның җәмәгать тормышында кайнап яшәдек. Берләшмә әгъзаларының Башкортстан Язучылар берлегенә чакырылуы – чакмагышлылар өчен зур вакыйга. Район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм зур булды. Җитди әзерлек, оешканлык нәтиҗәсендә талантларыбызны күрсәтеп, башкаланы гөрләтеп кайттык. Әйе, иҗат эшчәнлеген максатчан алып барырга омтылабыз. Шуңа да республика күләмендә иң актив һәм күп санлы оешмалар сафында исәпләнәбез. Соңгы чорда гына берничә тапкыр башкалада булып кайттык, татар әдипләре утыры шында катнашып чыгыш ясадык, үз-ара тәҗрибә уртаклаштык. Төп докладта безнең иҗатчылар ирешкәннәр турында мактау-хуплаулар күп яңгырады. Ә иң куанычлысы – татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе, «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Данис кызы Булатова өчен горурлык хисләре кичердек. Якташыбыз Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнде, Русия Язучылар берлегенең Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов тапшырды. Менә шулай Башкортстан Язучылар берлеге белән элемтә ныгый бара. Әле яңарак кына “Батыр яуда сынала” әдәби конкурсын йомгаклау чарасын да катнаштык. Мәгълум булганча, 2022 елның 24 февралендә Русия Президенты Указы белән Донбасс территориясендәге халык ихтыяҗларына буйсынмаган кораллы көчләргә каршы махсус хәрби операция игълан ителде, 21 сентябрьдә Владимир Путин “Русия Федерациясендә өлешләтә мобилизация игълан итү турындагы ” Указга кул куйды.

Очкыннан кабынган ялкын
Очкыннан кабынган ялкын
Автор:Рәзифә Сәхапова, Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлумат чаралары хезмәткәре, Шаһит ходайбирдин исемендәге премия лауреаты
Читайте нас