

Студентларны сәламләгәннән соң һәм бәйрәм белән котлаганнан соң, һәммәсе дә төрле станцияләр буйлап таралышты. Аларны Яшьләр үзәге, Чакмагыш гимназиясе, район үзәк китапханә, Гаилә хезмәте хезмәткәрләре “Лазертаг”, “Мин ресурста”, “Булачак һөнәр формуласы”, “Халыклар бердәмлеге”, “Интеллектуаль уен” станцияләренә сәяхәткә чакырды. Егет-кызлар биредә рәхәтләнеп үзара аралаштылар, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр һәм станцияләрне тизрәк үтү өчен бар тырышлыкларын һәм сәләтләрен салдылар.
Интеллектуаль да, хәрәкәтчән дә уен чарасы чарасы яшьләрнең күңеленә хуш килде. Алар биремнәрне үтәгәндә тулысынча ачылып, бер-берсен яхшырак аңлады, фикер алышты, вакытларын бик кызыклы һәм файдалы үткәрде. Чара ахырында барысына да катнашучы сертификатлары таратылды.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.