

Гади колхозчылар гаиләсен дә туып үскән, тырышлыгын, белем алырга, тормышны халык өчен уңайлы итәргә омтылышы белән аерылып торган шушы кешедәге бетмәс энергиялелеккә, бай тормыш тәҗрибәсенә һәм активлыкка сокланып та, гаҗәпләнеп тә бетәрлек түгел. Радик 1948 елның күркәм 21 гыйнвар көнендә Таскаклы авылында туган. Үзләрендә башлангыч, Тозлыкушка йөреп сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, туган Киров исемендәге колхозда кулдан килгәнчә төрле эшләрдә катнаша. 1967 елда Чакмагыш һөнәрчелек-техник училищесында киң профильле механизатор белгечлеге алып чыкканнан соң, техника иярли. Язын-көзен басуларны сөреп, чәчсә, урып-җыю мәлендә комбайн штурвалы артына утыра. Хәтеремдә, комсомол яшьләр арасында ул үзе хезмәтләндергән “СК-4” маркалы комбайн бункерыннан 6-7 шәр мең центнер ашлык суктырып озатып, районда алдынгылар исемлегеннән берничә ел рәттән төшми данланды. Булдыклы, уңган, эшчән егетне комсомол яшьләрнең район, өлкә конференцияләренә делегат итеп күрсәт теләр, ул күп тапкырлар Мактау һәм Почет грамоталары, күкрәккә тагыла торган билгеләр иясе булды. Үзен ВЛКСМның өлкә комитетына әгъзалыкка кандидет итеп күрсәтүләре дә күп нәрсәләр турында сөйлидер. Радик заман яшьләре арасын да беренчеләр исәбендә комсомол туе ясап гаилә корды. Җәмәгате Зәнифә Хәниф кызы колхозда алдынгы терлекче, чөгендер игүче, хат таратучы булып эшләп, шулай ук күп бүләкләргә ия булды, сөеклесен баһадир өч ул табып биреп сөендерде. Радик үзе осталыгы, тырышлыгы белән тәүдә комплекслы бригада бригадирының техника буенча ярдәмчесе вазыйфасын биләде, читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында югары белемгә ия булды. Тәҗрибәсен, оештыручы сәләтен исәпкә алып, аны колхозның баш инженеры итептә гаенләп куйдылар. Ул елларда Киров исемендәге колхоздагы хезмәт уңышлары районда гына түгел, республикада үрнәк итеп куелды, биредә игенчелектә, терлекчелектә ирешелгән уңышлар алдынгы тәҗрибә итеп таратылды. Радик Галләм улының булдыклылыгы, тырышлылыгы әлеге яуланган уңышларга ярдәм итми калмавы бәхәссез. Өлкәнәя төшкәч, ул идарә рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары булды. Хаклы ялга туктагач та тынгысыз замандашым актив тормыштан читләшмәде, туган җирен ямьләү хакына бихисап эшләр баш каруын бүген дә дәвам итүе сөендерә. Таскаклы авылында мәчет төзетүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, һичшиксез, Радик иде. Арытабан ул зиратны төзекләндерү, коймалап алуны оештырды. Райондашыбызның тырышлыгы белән Таскаклы урамнарына асфальт түшәлде. Бушап калган мәктәп бинасында мәдәният учагын оештыручы да ул булды. Алай гына да түгел, һәр биш ел саен зурлап авылның юбилейларын оештырып үткәрүе әһәмияле. Узган елда исә үз исәбенә авылдашлары өчен матур арт-объект эшләтеп ачуы да истәлекләр белән уелып калды. Радик Галләм улы тарихны өйрәнеп, яу кырында һәлак булган, фронттан исән сау кайту бәхетенә ирешеп, халык хуҗалыгын күтәрүгә өлеш керткән авылдашлары исемлеген барлап, обелиск төзетү инициаторы да булды. Беренче тапкыр башкорт сәхнәсендә Сталин образын тудырган артист һәм җитәкче авылдашы Фәез Вахитов турында истәлекләр туплап, авылда аның юбилеен оештырды. Таскаклы авылы турында энциклопедик китап әзерләп бастыруы да күпләрне сокландырырлык олы эш булды. Авылда чишмәләр төзекләндерде, башка күркәм эшләре дә күп аның. Дистә еллар дәвамын да авыл старостасы буларак, мөһим сәяси-иҗтимагый чараларда кайный. Шаян, җор телле авыл аксакалының әдәби иҗатка маһирлыгы да мактаулы: аның юмор хисе белән сугарылган истәлекләре, шигырьләре, мәкаләләре яратып кабул ителә. Пар канаты каерылуны авыр кичерсә дә, сәламәтлек торышы начарая төшсә дә, замандашым үз эченә бикләнмәде, элеккечә активлыгын дәвам итә. Яшьле гендә дистәләгән рационали заторлык идеяләре авторы булган Радик әле дә төрле яңалыклар уйлап чыгарып, тормышка ашыруга көчен дә, вакытын да кызганмый. Без аның белән күптәннән аралашып, хәбәрләшеп яшибез. Язмышларыбыз да бер беребезнекенә охшашрак булгангадырмы, ниндидер көч безне бергә туплаган кебек. Шәхсән үземә берничә тапкыр Радик дустым оештырган чараларда катнашырга туры килде һәм барган саен аның энергиясенә сокланып кайтам. Алда да шулай дәвам итсен иде, замандашыма күп кызыклы, файдалы идеяләрен тормышка ашырып, авылдашларына күп изгелелекләр кылырга насыйп булсын, дигән теләктә калам.