Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар , 15:50

Онытырга хакыбыз юк

27 гыйнварь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 82 ел тулды.

Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк


Истәлекле дата уңаеннан район үзәгенең Җиңү паркында митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң истәлекле вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта була. Шәһәр эчендә 2,5 миллион кеше кала. Блокаданың беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне бомбага тота башлый. Иң авыры – сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада бетә. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр 200-350 грамм ипи ала башлыйлар.
Чарада мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм ач үлемне дошманга бирешүдән өстен күргән меңәрләгән ватандашларыбыз истәлеген бер минут тын торып искә алдылар.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге антына тугрылыгы турында сөйләде, яшь буынга тарихтагы бу вакыйганы онытмаска, икмәкнең кадерен белергә өндәделәр һәм махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын теләде.
Митинг ахырында анда катнашучыларга икмәк карточкаларын һәм көндәлек паек итеп таратылган күләмдә “блокада икмәге” кисәкләре таратылды.

Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Онытырга хакыбыз юк
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас