-14 °С
Болытлы
Тыныч, җилсез, бераз болытлы, явым-төшемсез һава торышы – җәйге чор идеаль булачак, шул исәптән уңыш өчен дә.
Тәрәзә төбендә иртүк песнәкләр шаулый башласа – каты салкынга яки буранга таба. Әгәр дә песнәкләр өйләргә якынрак яшеренергә тырышсалар, салкыннар көтегез.
Каргалар каркылдаса – җылытып җибәрәчәк.
Чыпчыклар ботакларда тын гына утырсалар, аз хәрәкәтләнсәләр, чыркылдамасалар – тиздән кар явачак.
Күп итеп кар яуса – төнлә салкын булачак.
Тәрәзәләрдәге боз бизәкләренең сабаклары аска иелсә – мул уңыш булачак.