Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген урыны белән республикада бераз кар явачак. Буран булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил. Көндез температура -9, -14 градус.
Пәнҗешәмбе көнне, 29 гыйнварда, урыны белән янә бераз кар явачак, төбәкнең төньягында уртача буран, аерым районнарда бозлавык. Көньяктан җил уртача, урыны белән көчле тизлек белән. Төнлә -10, -15 градус, аязганда -20, көндез -5, -10 градус.
Җомга көнне, 30 гыйнварда, республиканың төньяк яртысында кар, урыны белән көчле буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык көтелә. Башкортстанның көньяк яртысында явым-төшем юк. Көньяктан җил уртача, урыны белән көчле тизлек белән. Төнлә -6, -11 градус, аязганда -16, көндез -3, -8 градус булуы көтелә.