Башкортостан» форумында катнашучы яшьләр – дәүләт хезмәткәрләре белән очрашты. Һөнәри белемнәрне үстерүгә юнәлтелгән чарага 260 яшь белгеч җыелды. Форумда шулай ук безнең район вәкилләре – муниципаль район хакимиятенең яшь хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу барышында дәүләт һәм муниципаль хезмәт әһәмия те турында сөйләп, Радий Фәрит улы нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдәге хезмәткәрләр тәүгеләрдән булып урындагы халык белән турыдан-туры күзгә-күз очрашалар, шуңада аларга кешеләргә белән аралашырга өйрәнү мөһим, дип билгеләде. Республика җитәкчесе фикерләвенчә, хәзерге вакытта без чын гражданинга хас булган сыйфатлар тормышның төп идеалларына әверелгән дөрес юлдан барабыз. Алар – үз илең, кече Ватаның, гаиләң иминлеге хакы на хезмәт итү. «Минем өчен республика Башлыгы булып эшләү – шул ук хезмәт. Ул – төбәктә яшәүчеләр өчен игелекле эшләр башкару, кул белән тотып карап була торган анык нәтиҗәгә ирешү», – диде Радий Хәбиров. Яшь дәүләт хезмәткәрләре белән очрашу барышында республика Башлыгы форумда катнашучыларның сорауларына да җавап бирде. Мәсәлән, үзенең эшчәнлегендә ясалма интеллектны куллану турындагы сорауга ул: «Шәхсән үзем файдаланмыйм, ә командам – әйе, куллана», – диде һәм санлы технологияләрдән файдалану – ул заман җәмгыятенең алга китеш күрсәткече, дип билгеләде. Төбәк җитәкчесе бу темага шулай ук 30 гыйнварда республика Дәүләт Җыелышына җиткерәчәк Мөрәҗәгатьнамәсендә дә тукталачагы турында әйтеп үтте. Ул шулай ук заманча технологияләрнең архив эшен үстерүдә дә мөһим булуын ассызыклады. Аныклап әйткәндә, яугирләрнең махсус хәрби операция бурычларын баш каргандагы каһарманлыкларын мәңгеләштерү, тарихи хәтерне саклау өчен дә. «Без шушы максатта махсус эшче төркем төзеп, шушы бурычны йөкли без», – диде Радий Фәрит улы. Төбәк Башлыгы үз командасы белән «Башкортстан-2030» программасы өстендә дә эшли, әмма әлегә бар көч махсус хәрби операция бурычларын чишүгә юнәлтелә. «Яңа җитештерү оешмалары төзеп, муниципалитетларда уңайлы мохит булдыруны дәвам итәчәкбез», – диде ул киләчәккә планнар белән таныштырып. Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе форумда катнашучы яшьләргә максатлы диалог өчен рәхмәт белдереп һәм «һәр ситуациядә, хәтта егылган очракта да, күтәрелеп баса белеп, яңадан алга атларга» киңәш бирде. Александр Бабаков яшьләр белән бу очрашуның уникальлеген югары бәяләде. «Моңа кадәр мондый эчтәлекле очрашуларны күргәнем юк иде», – диде ул һәм яшь дәүләт хезмәткәрләренә туган илебезгә һәм кече Ватан булган туган республикабызга ышануларын теләде. Ә аңа кадәр Республика йортында Радий Хәбиров югары кунак белән төбәкнең социаль икътисади үсеше, сайлауларга әзерлек, спорт өлкәсендәге уртак проектларны тормышка ашыру, аныклап әйткәндә, Уфа да өстәл теннисы үзәге төзелеше мәсьәләләрен тикшерде.