

Муниципаль район хакимиятендә БР Дәүләт техник күзәтчелеге комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре белән киңәшмә оештырды.
Фикер алышуның төп темасы булачак язгы кыр эшләренә багышланды. Белгечләр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау барышы һәм техник тикшерүгә әзерлек буенча сүз тотты.
Бергәләп 2025 елгы техник карау йомгаклары буенча фикер алыштылар, агымдагы сезонга бурычларны билгеләп үттеләр. Тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Белгечләр теркәү мәгълүматларына үзгәрешләр кертү тәртибен, техника белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү кагыйдәләрен аңлаттылар. Шулай ук дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында да искәрттеләр, бу документларны рәсмиләштерү процессын сизелерлек гадиләштерә.
Бүгенге көндә хуҗалыклар барлык кирәкле әйберләр – чәчү һәм җир эшкәртү техникасы, запас частьлар белән тәэмин ителгән. Югары сыйфатлы һәм күп сандагы техника паркы белән һәм барлык белгечләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшыртуга, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешеп була. Моны аңлап эш иткән хуҗалыклар даими уңышлар яулый да инде.