

Сез сорарсыз – ә “аның иңнәрендә генә булмасын өчен” нишләргә. Барысы да гади. Турыдан-туры әйтергә кирәк, без – безнең Президентыбыз белән. Без аның тирәсендә берләшкәнбез. Безнең илнең югары башкомандующие буларак Президент куйган барлык бурычларны тулысынча үтәрбез. Бу, барыннан да элек, муниципалитет башлыклары, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Җыелышы депутатларының төп бурычны – Җиңү өчен барысын да «булдыра алмыйм» аша эшләүне төгәл үтәве!
Тагын бер кабат кабатлыйм. Без төгәл һәм турыдан-туры әйтергә тиеш – без Президентыбызны хуплыйбыз. Без махсус хәрби операция – ул коллектив Көнбатышның безнең илгә каршы ачык агрессиясенә җавап итеп мәҗбүри һәм бердәнбер мөмкин булган чара дип саныйбыз. Һәм аның барлык бурычлары тулысынча хәл ителергә тиеш.
Миңа каршы килергә мөмкиннәр, янәсе, карагыз – сөйләшүләр процессы бара бит. Америка Кушма Штатлары президенты, алар әйткәнчә, «тыныч килешү төзү» буенча актив адымнар ясый. Без, Русия Федерациясенең барлык гражданнары кебек үк, хәрби хәрәкәтләрне туктатуга алып баручы теләсә нинди адымнарны хуплыйбыз.
Шул ук вакытта без ачык аңларга тиеш – нәрсә генә әйтелмәсен, нәрсә генә булмасын, әмма стратегик характерга ия булган, безнең Ватаныбызның киләчәген дистә еллар һәм йөз елларга билгеләүче махсус хәрби операция бурычлары тулысынча үтәлергә тиеш. Бу, сүз уңаеннан, аларны хәл итүне бөтенләй кире какмый, шул исәптән сөйләшүләр процессы кысаларында да, сугыш кырларында килеп туган реаль вәзгыятьтән чыгып», – дип билгеләде Радий Хәбиров.