ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 гыйнвар , 07:10

Ялган хәбәрләргә каршы көрәшү дә мөһим

Республика җитәкчесе иҗат әһелләрен фейкларга һәм дөрес булмаган мәгълүматка каршы көрәшергә чакырды

Ялган хәбәрләргә каршы көрәшү дә мөһимЯлган хәбәрләргә каршы көрәшү дә мөһим
Ялган хәбәрләргә каршы көрәшү дә мөһим


Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларына Мөрәҗәгатьнамә җиткерү барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә рухи ярдәм күрсәтү мөһимлеген аерым билгеләп, дөреслекне чагылдырмаган һәм ялган мәгълүматлар таралуына каршы актив көрәшергә чакырды.
“Без патриотлык юнәлешендәге йөзләгән чаралар оештырабыз. Август аенда Русиянең Оборона министрлыгы белән берлектә Армия мәдәнияте көннәрен үткәрдек, концерт программаларына тоташ республиканы җәлеп иттек. Безгә фронт бригадаларыннан яугирләр килеп, чыгышлар ясадылар. “Геройлар заманы” Гомумрусия конкурсы меңләгән тамашачыны җыйды. Без якташларыбыз батырлыгы турында дистәләгән китап, “Музалар тынып тормый. Башкортстан” җыентыгын нәшер иттек.
Мин мәдәният һәм сәнгать әһелләренә – язучыларга, шагыйрьләргә, рәссамнарга, композиторларга, режиссерларга, артистларга мөрәҗәгать итәм. Хәзер сезнең иҗади энергиягез яугирләребезгә ярдәмгә, гомум рухны ныгытуга эшләргә тиеш булган чор җитте. Монда, тылда, аларга ярдәм иткән һәркем Җиңү өчен барысын да эшли.
Журналистларга, аеруча хәрби журналистларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар әзерләгән йөзләгән сюжет, репортажлар, алгы сызыктан тапшырган чынлыктагы тарих безнең киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда чагылыш таба.
Без журналистлар өчен “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премиясен булдырдык. Илдә беренче булып хәрби корреспондентлар турында закон кабул итеп, аларның статусын, дәүләт ярдәме чараларын билгеләдек. Алда да чынбарлыктагы мәгълүматларны ялганга, бөтен төрле фейкларга каршы корал итеп кулланырга кирәк”, – дип, бурыч билгеләде Башкортстан

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас