Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль , 20:20

Фотобәйгебезнең тәүге катнашучысы белән таныш булыгыз

Дуслар! “Минем яраткан яклаучым” фотоконкурсының тәүге катнашучы белән таныш булыгыз – ул СВОда катнашучы яугир якташыбыз Денис Шәрифуллин. Аның тормыш иптәше Эльза безгә түбәндәге хәбәрнамәне юллаган:

Фотобәйгебезнең тәүге катнашучысы белән  таныш булыгыз
Фотобәйгебезнең тәүге катнашучысы белән таныш булыгыз

«Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр», – диләр татар халкында. Күңеле, намусы кушкан мәрхәмәтле адымны кылуга батыр йөрәкле кешегә берни дә комачаулый алмый. Мондый кешеләрне безнең заманда шырпы яндырып эзләргә туры килсә дә, шунысы хак – алар бар һәм алар безнен арада яши. Бу сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучы “Док” позывнойлы якташыгыз, минем тормыш юлдашым Денис Венер улы Шәрифуллинга бик туры килә. Денис Яңа Балтач авылында туып үскән, Чакмагышта гаилә корып, бер ул һәм кыз үстерәбез. 2022 елның апрелендә тормыш иптәшем үз теләге белән контракт төзешеп махсус хәрби операция зонасына китте. Исән-сау контрактын тәмамлап туган ягына әйләнеп кайтты. Ә инде 2025 елның гыйнварында икенчегә контракт төзешеп, яңадан махсус хәрби операция зонасына юлланды, хезмәт иткәндә яраланды. Савыккач та хәрби хезмәтен дәвам итте. Кыска вакытлы ялга кайтканда да ул беркайчан да кул кушырып утырмый: ир-егетлэребезгә гуманитар ярдәм ташый. Сентябрь аенда “Җиңү өчен үрәбез” ("Плетем Za Победу") дигән волонтерлык хәрәкәте штабын да ачып жибәрде. Штабта эшләр гөрләп тора, Аллаһка шөкер. Ә үзе инде 2025 елның октябрендә өченчегә контракт төзешеп, янадан МХОга кузгалды. Алгы сызыктагы яугирләргә уңышлар, көч һәм сабырлык телибез!”

Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас