ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
5 февраль , 10:30

Кече Ватанның олы патриоты

Яугир якташыбыз Данис Данил улы Шәяхмәтов махсус хәрби операция башланган көннән бирле алгы сызыкта. Ул батыр яугир генә түгел, ә үзенең кече Ватанының олы патриоты да.

Кече Ватанның олы патриотыКече Ватанның олы патриоты
Кече Ватанның олы патриоты


“Дон” позывнойлы батыр якташыбыз Иске Чупты авылында туып үсә. Яңа Коты урта мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан аграр-технология колледжы филиалында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2019 елда чын ир-егет буларак, Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә юл тота. Аннан кайткач, ике ел дәвамында “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалында механизатор булып эшли.
Артабан Данис язмышын хәрби хезмәт белән бәйли. Махсус хәрби операция башлану белән иптәшләре белән беррәттән илебез сагына баса. Әти-әнисе бу карарга бик борчыла. Әтисе Данил Җәвит улы да авыл хуҗалыгында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Әнисе Миләүшә – хуҗабикә. Алар гаиләдә алты бала, Данис – иң олысы. Бүгенге көндә ул әти-әнисе, биш кече туганының терәге һәм горурлыгы.
“Без – чакмагышлылар, бирешмибез!”, – ди Запороңьеда хезмәт иткән “Дан” позывнойлы көчле рухлы якташыбыз. Менә инде дүрт ел дәвамында ул илебез мәнфәгатьләрен яклый. Елына ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайта. Әле дә ул гаиләсе, эне-сеңелләре янына кайткан. Шул вакытта укып чыккан туган мәктәбен дә онытмый – яугир анда барып, укытучыларының хәлен белешеп, укучылар белән ватанпәрвәрлек рухында узган очрашуларда катнаша.
12 февральдә якташыбыз янә Ватан сагына баса. Батыр йөрәкле яугирнең тизрәк Җиңү яулап, туган ягыбызга бөтенләйгә исән-имин әйләнеп кайтуын телик!
Лиана Ханмурзина.
Фото: Данилның шәхси архивыннан

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас