Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, район прокуроры урынбасары Искәндәр Мөзәгидан улы Баһманов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, хокук тәртибе саклау органнары, социаль тәгаенләнештәге оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты. Утырышта хокук бозучы үсмерләр һәм балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган ата-аналарның эшләре буенча алты мәсьәлә тикшерелде. Комиссия һәр очрак буенча тиешле карарлар кабул итте, балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Утырышта балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә карата административ хокук бозулар турында материаллар каралды. Ата-аналарга карата материаллар ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәүгә кагылышлы булды. Шулай ук алкогольле эчемлекләр эчкән дүрт балалы анага карата тутырылган материал да каралды. Административ хокук бозу очраклары агрессив үсмерләрнең арта баруына бәйле булганнары да бар иде. Төркем белән бер яшьтәшенә ташланып, аны төрлечә җәберләүләре, кимсетүләре яисә сыйныфта бер баланы туктаусыз эзәрлекләүләре, куркытып тотулары соңгы вакытта ил буенча таралган ямьсез күренешкә әйләнде. Ул көнбатыштан кергән ят сүз – “буллинг” дип атала башлады. Үсмерләр арасында кайсыдыр ягы белән бераз гына булса да аерылып торган малайдан яки кыздан көлү, аны барысы алдында төрлечә мыскыллау элек тә булгалый иде. Бүгенге көндә мәктәпләрдә тәрбиянең ныклап аксавы, педагогларның мәктәп эшенә чумып, бөтен игътибарны укытуга юнәлтүе, белем учакларында белгеч-психологлар җитмәве балалар арасында мондый хәлнең килеп чыгуына юл куя. Мәктәпләрдә буллинг – яшьтәшләренең баланы җәберләү, куркыту күренеше булуы җәмәгатьчелекне борчый торган кискен мәсьәләләрнең берсе һәм әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк. Буллинг күпчелек очракта мәктәпләрдә күзәтелсә дә, проблеманың үзәге – гаиләдә, тәрбия бирү үзенчәлекләренә бәйле. Баланың нинди мохиттә тәрбияләнүе яшьтәшләре белән аралашканда аеруча чагылыш таба, моны игътибар белән күзәтергә кирәк. Буллинг белән бәйле күренешләр бик яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу кискен мәсьәләдә бигрәк тә әти-әниләргә уйланырга кирәк. Бер генә әти-әнинең дә газиз баласына кемнәндер мыскыллы сүзләр әйттерәсе, кыерсыттырасы килми, әлбәттә. Заман балалары үзләреннән көчсезрәкне эзәрлекләү өчен аеруча һәм бик яратып социаль челтәрләрне дә куллана башлады. Мәктәп укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклауның мөһимлеге турында бик күп массакүләм чаралар үткәрергә кирәк. Әлбәттә, өлкәннәргә дә, ата-аналарга да, укытучыларга да мәктәпкә белем һәм тәрбия алырга, сәләтен үстерергә киткән баланың буллинг корбанына әйләнүенә юл куймаска, битараф булмаска гына кирәк.