Чарага Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары чакырылган иде. Чарада Әфган сугышчылары ветераннары советы рәисе Рамил Рәшит улы Йосыпов, Сабит Заһит улы Әсмәндияров, Рәшит Бакир улы Дияров катнашты. Укучылар кунакларның хезмәтләре турында, яшь егетләрнең катлаулы шартларда, антларына һәм хәрби бурычларына тугрылык саклап, батырлык күрсәтүләре турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлады. Балаларны барысы да кызыксындырды: тыныч халыкның совет солдатларына мөнәсәбәте, сугыш шартларында нинди хисләр кичерүе, өйдән килгән хатларның ярдәм итүе һәм сугышта ял минутлары булу-булмавы. Рәсми чара буларак башланган очрашу тиз арада җылы әңгәмәгә әверелде. Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов ветераннарга яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, илебездә тынычлык теләде. Хәрби бәрелешрдә һәлак булган якташларыбызны бер минут тын торып искә алдылар.