Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль , 11:30

Тәбикмәк өчен иң зарарлы эчлекләр турында беләсезме?

Тиздән Май чабу (Масленица) җитә. Халыкка тәбикмәк өчен иң зарарлы эчлекләр турында сөйләгәннәр

Тәбикмәк өчен иң зарарлы эчлекләр турында беләсезме?
Тәбикмәк өчен иң зарарлы эчлекләр турында беләсезме?

  Май чабу вакытында коймак өчен нинди эчлекләрдән саклану яхшырак икәнен “РИА Новости”га биргән интервьюсында табиб Андрей Мартюшев-Поклад сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, кайнатма, бал һәм куертылган сөт кебек татлы эчлекләр кирәк түгел, чөнки алар бодай онының организмга тискәре йогынтысын көчәйтә. Белгеч глютен эчәклекнең лайласын ярсыта һәм аның үтеп керүчәнлеген арттыра, дип аңлаткан. Файдалырак альтернатива дип ул карабодай, солы яки кокос оныннан ясалган коймакларны атаган. Эксперт эчлек өчен туклыклы продуктлар — ит, балык, йомырка, эремчек, сыр яки бавырдан паштет сайларга киңәш итә. Сәламәт кешегә биш-сигез коймак ашарга була, ә хроник авырулы яки артык авырлыгы булган кешеләргә икесе белән чикләнү яхшырак. Чыганак: 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас